Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе булды

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкат улы Халиков, Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Леонидович Диденко катнашты.

2015 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча тулаем аракы сату 2014 елның гыйнварына карата  82% тәшкил итте. Май аенда 2014 елның маена карата  96% ка җитте һәм, августтан башлап, сату күләменең тотрыклы үсүе күзәтелде  (августта – 102%, сентябрьдә – 104%, ноябрьдә – 107%, декабрьдә – 105% һәм тулаем ел йомгаклары буенча – 99,3%).

2015 елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә барлыгы 409 мең литр күләмендә хәмер законсыз әйләнештән алынды. 2014 елдагы белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк бу.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штраф күләме 2014 елдагы белән чагыштырганда 2 тапкырга һәм 2013 елдагы белән чагыштырганда – 4 тапкырга артып, 25 миллион сумнан күбрәк тәшкил итте.

Узган елда «Татспиртпром» ААҖ заводлары 2,5 млн.декалитр спирт, 8,6 млн.декалитр аракы (2014 елдагы күләмнәрдән 24 % ка күбрәк) җитештерде. Шул ук вакытта Россия Федерациясе буенча аракы җитештерү 3% ка кимеде.

Тулаем алганда “Татспиртпром” заводларында алкогольле продукция җитештерү күләме 2014 елдагы белән чагыштырганда 19% ка артып, 9,4 млн.дал тәшкил итте.

Хәзерге вакытта безнең җитештерүчебез өлешенә Россиядә аракы җитештерүнең гомуми күләменнән 13% ы туры килә. Бу  - җитештерүче предприятиеләр рейтингында  1 нче урын дигән сүз.

 Россиянең алкогольле продукция базарында «Татспиртпром» брендларының өлеше – 6%.

Узган елда хәмернең сыйфатын, легальлеген һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тикшерү кысаларында республикага кертелгән якынча 6 мең атамадагы чама белән 2,6 миллион декалитр күләмендә хәмер продукциясе тикшерелде.

Шулай ук  “Росалкогольрегулирование”, хокук саклау органнары һәм башка төбәкләрдәге коллегаларыбыз өчен  сынаулар үткәрелә.

Мөрәҗәгатьләр буенча  1371 продукция үрнәгенә экспертиза үткәрелеп, шуның 1068 берәмлеге (78 %) яраксызга чыгарылды. Бу хәл гаепле затларны административ  һәм җинаять җаваплылыгына тартуга нигез булды.

Бракка чыгарылган продукциянең күпчелек өлешен законсыз әйләнештән алынган парфюмерия-косметика әйберләре (лосьоннар, тониклар), спиртлы һәм алкогольле продукция тәшкил итә.

2015 елда инспекция хезмәткәрләре көче белән, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре: участок полиция хезмәткәрләре, ЮХИДИ, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрольлек чаралары үткәрелде. Барлыгы 1556 уртак чара уздырылды (2014 елдагы белән чагыштырганда 510га күбрәк).

Контрольлек чаралары йомгаклары буенча  3712 закон бозу очрагы ачыкланды (шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 2832). 2014 елдагы белән чагыштырганда гамәлдәге законны бозуларны ачыклауның гомуми саны  13% ка артты.

Узган елда тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның ачыкланган очраклары артты: 2014 елда шундый  222 очрак булса, узган елда – 230 очрак). Төп закон бозучылар, элеккечә үк – хосусый эшмәкәрләр сыйфатында теркәлмәгән физик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр. Лицензиясез сатуның иң күп очраклары Казанга (76 очрак) һәм Чаллыга (52 очрак) туры килә.

2014 елдагы белән чагыштырганда, көмешкәчеләрнең  дә активланып киткәнлеге билегле булды. Шәхси хуҗалыклардан  көмешкә сатуның  448 очрагына киртә куелды.

Бер ел эчендә 35 муниципаль берәмлекнең  370 сәүдә объектында парфюмерия максатындагы спиртлы сыекча сату туктатылды.

2015 елда легаль булмаган хәмернең структурасы да берникадәр үзгәрде. 2014 елда  - Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукцияне, ә инде 2015 елда “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекчаны  тартып алу очраклары күп булды.

5 меңнән артыграк сәүдә объектында алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүнең үтәлешенә мониторинг үткәрелде. Шуларның  685 ендә закон бозу очраклары ачыкланды. Ягъни һәр 7 объектның берсендә законны санга сукмыйлар дигән сүз бу. Шул ук вакытта закон бозу очракларының 90%тан артыграгы -  сыраны тиешсез вакытта сату.

Узган елда контрольлек чараларының гомуми нәтиҗәлелеге 96,2% тәшкил итте.

Контрольлек чараларын үткәрү өчен нигез сыйфатында мөһим мәгълүмат чыганагы булып “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләр тора. Әлеге системага кабул итеп алынган мөрәҗәгатьләрдәге 108 фактның 60 ы расланып, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Республикада яшәүчеләр Дәүләт алкоголь инспекциясенең тәүлек әйләнәсендә эшли торган “Кайнар линия”сенә мөрәҗәгать итүләр аша да хәмер базарына контрольлек итүдә катнаша. 2015 елда шул рәвешле  225 мөрәҗәгать алынды. Мөрәҗәгатьләрнең чама белән  80 % ында хәмерне лицензиясез сату, хәмерне төнге сәгатьләрдә, стационар булмаган сәүдә объектларында сату һәм закон бозуның  башка төрле очраклары расланды.

2015 елда Инспекциянең вазыйфаи затлары тарафыннан хәмер базарына контрольлек итү өлкәсендәге вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында  1329 административ материал карап тикшерелде. Шулар буенча салынган штрафлар күләме 12 млн.сумнан артыграк тәшкил итте. 165 юридик зат,  629 хосусый эшмәкәр,  133 вазыйфаи зат һәм  402 физик зат административ җаваплылыкка тартылды.

Моннан тыш 40 сәүдә объектында ачыкланган закон бозу очракларына карата җәза чаралары сыйфатында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр юкка чыгарылды.

 Узган елда, лицензия рәсмиләштерүгә дәүләт пошлинасы күләме шактый ук артуга (40 тан 65 мең сумга җиткән) карамастан, җирле үзидарә органнары белән берлектә лицензиягә ия булучы легаль сәүдә объектлары санының кинәт кенә кимүенә юл куймауга ирештек.

2015 елда чама алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләр бирү, озайту һәм аларны яңадан рәсмиләштерү буенча белән мең ярым тапкыр дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Лицензияләү хезмәте күрсәтү йомгаклары буенча Татарстан бюджетына барлыгы 60 миллион 500 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы керде.

Лицензияләр бирүгә һәм аларны яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны карап тикшергәндә 420 сәүдә объекты буенча лицензия таләпләрен һәм шартларын төрлечә бозуларга бәйле рәвештә гозерне инкарь итү турында 171 карар чыгарылды.

Ваклап сату базарында үзебезнең җитештерүчебез - «Татспиртпром» ААҖнең актив төстә эшләве узган елның аерым бер үзенчәлегенә әйләнде. Акционерлык җәмгыяте «Арыш мае» фирма челтәре сәүдә объектлары санын арттырып, 270тән 820 гә җиткерде (нәтиҗәдә барлык сәүдә объектларының гомуми күләмендә чагыштырма өлешен 3% тән 10% ка кадәр җиткерде).

Инспекциянең максатчан эшчәнлеген бәяләү критерийләреннән берсе - “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасына кертелгән чараларны тормышка ашыру.

2015 елда куллану базары мәсьәләләрен үз карамагында тотучы җирле үзидарә органнары белгечләре өчен  389 семинар һәм башка төрле чаралар уздырылды.

Республикабызда яшәүчеләрнең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып,  «Пульс. Полезная газета для потребителей» газетасының 7 саны әзерләп чыгарылды (гомуми тиражы  - 215 мең нөсхә).

Моннан тыш гражданнар өчен куллану өлкәсендәге үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы көн кадагына суга торган темалар буенча белешмәлекләр һәм буклетлар (гомуми тиражы  -  245 мең нөсхә) эшләнеп нәшер ителде.

Мәктәп укучыларының куллану өлкәсендә аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, шул исәптән укучылар арасында куллану белемнәре нигезләре буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада 9-11 сыйныф укучылары арасыннан барлыгы 2 меңнән артыграк егет-кыз катнашты. “Куллану белемнәре нигезләре”  дигән тема буенча факультатив дәресләрдә республикабызның төрле почмакларыннан чама белән  17760 укучы белем эстәде.

Татарстан Республикасының барлык районнары һәм шәһәрләрендә товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сәламәтлек өчен зыянсыз булырга тиешлегенә карата таләпләрнең үтәлешенә контрольлек ителә. Инспекция белгечләре 2015 ел дәвамында республикабызның сәүдә объектларында барлыгы якынча 2 миллион сумлык яраклылык срогы чыккан продукцияне ачыклап, сатудан алды.

 2015 елда гражданнардан алынган 22 меңнән артыграк мөрәҗәгать карап тикшерелде. Мөрәҗәгатьләрнең структурасы белән слайдта танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International