ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан үткәрелгән анкета чарасыннан соң сорашып белешүдә катнашучылар арасыннан күпчелегенең - 83% ының кулланучылар хокукларын яклау турында законның (бу өлкәдәге мөнәсбәтләрне хокукый яктан җайга салуга нигез булып торган төп документ) гамәлдә булуы турында белүләре ачыкланды.
Икенче яктан, шактый ук күбесенең – 17% ының бу хакта бер нәрсә дә белмәүләре һәм бер нәрсә дә әйтә алмаулары билгеләнде. Шул ук вакытта бу законның гамәлдә булуын белү генә дә тулаем кулланучының конкрет хокукларын белүне аңлатмый әле: сорашып-белешүдә катнашучыларның дүрттән бер өлешенең үзләренә мәгълүм кулланучы хокукларын атый алмаулары – моның ачык дәлиле.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны белү һәм аларны санга сукмау очракларында тиешле гамәлләр кылу зарурилыгы темасын дәвам иттереп, кулланучы хокукларын бозу очрагында респондентларның кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында ни дәрәҗәдә белүләрен дә искәртеп узарга кирәк (73% ы – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә, дип җавап бирде).
Үзләренең хокуклары санга сугылмаган очракта респондентларның нинди гамәлләр кылырга тиешлеге турында сорау бигрәк тә әһәмиятле булып тора. Законны һәм тиешле оешмаларны белү генә җитми. Килеп туган теге яки бу хәлдә кулланучы буларак үз хокукларыңны чынбарлыкта яклау теләге дә кирәк бит әле. Сорашып-белешү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, респондентларның 21% ы гомумән, бернинди дә гамәл кылмау ягында. Шул ук вакытта тиешле оешмалар турында белүнең тормышта үз хокукларыңны яклау өчен җитәрлек дәрәҗәдә шарт булып тормавы да ачыкланды: респондентларның 45% ының оешмаларга мөрәҗәгать итәчәге, 21% ының үз дәгъваларын сатучы һәм администраторга белдерәчәге, 6% ының – судка мөрәҗәгать итәчәге мәгълүм булды. Респондентларның 7% ы үзләренең ихтимал гамәлләренә карата тәгаен генә фикер әйтә алмады.
Соңыннан респондентларга, һәр кулланучы да үз хокуклары турында белергә тиешме, һәм ни өчен кирәк бу, дигән гомумиләштерелгән сорауга җавап бирү тәкъдим ителде. Күпчелек әлеге сорауны, кулланучы буларак үз хокукларыңны белү теге яки бу хәлләр килеп туган очракта аларны яклау өчен кирәк, дип җаваплады. Шулай да җавап бирергә кыенсынган респондентлар да (17% ы) табылды.
Моннан тыш сорашып-белешүдә катнашучыларның бәхәсле хәлләр килеп туганда товарга экспертиза үткәрү, товарны алыштырганда дәгъвалар һәм таләпләр кую сроклары һ.б мәсьәләләр кебек кулланучы белән сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) арасындагы мөнәсәбәтләрне норматив-хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләрен бик начар белүләре ачыкланды.
Югарыда бәян ителгәннәрне истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, яшь кулланучыларыбызны үз хокукларын тормышта яклауга өйрәтү өчен, югары һәм урта уку йортларында лекцияләр үткәрүне актив төстә дәвам иттерәчәк. Мондый “ликбез” базар мөнәсәбәтләрен нәтиҗәле төстә үстерү өчен бик тә кирәк.
Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: территориаль орган хезмәткәрләре бер үк вакытта әлеге мәсьәлә буенча хуҗалык итүче субъектлар арасында да анкета үткәрде. Нәтиҗәсе – шул ук. Хуҗалык итүче субъектлар кулланучылар хокукларын һәм үзләренең бурычларын начар белә, дигән фикергә киленде.
Шуны да әйтәсе килә: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча халык арасында агарту эшенең кулай ысуллары турында анкета үткәргәндә гражданнарның күпчелеге (73% ы) телевидение, радио аша, шулай ук газеталарда һәм интернетта мәгълүматларның күбрәк бирелүне алга сөрүләрен белдерде; гражданнарның 23% ы, мәгълүмати белешмәлекләр тарату юлы белән кулланучыларны мәгълүматлы итәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
Тел.: (85595) 5-19-72
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы
Виноградова Алина Игорьевна