Кыш җитүгә, “кайнар линия” телефонына сыйфатсыз чаңгы сатып алу җәһәтеннән шалтыратулар ишәя.
Эчке базарны үстерү һәм кординацияләү бүлегенә, сыйфатсыз чаңгысы өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап, яшь кенә бер ханым гариза белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул баласы өчен «Спортмастер» кибетеннән чаңгы сатып алган. Әмма файдалану барышында бракка юл куелганлыгы ачыкланган: чаңгының ныгытмалары сынып, баланың егылу-имгәнүләренә китергән.
Кулланучының телдән мөрәҗәгатеннән соң кибет җитәкчелеге ханымның таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Клиентлар белән эшләү буенча менеджер, җитәкчелекнең тегермәненә су коеп, тиешенчә файдаланмау аркасында товардагы кимчелекләрнең килеп чыгуын аңлатырга маташкан.
Чаллы территориаль органы белгечләре товар сатып алынган кибеткә барып килергә карар итте. «Спортмастер» кибете җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Чарадан соң, кибетнең бәйсез экспертиза үткәреп, шуның нәтиҗәләре буенча карар кабул итәчәге турында килешенде.
Ике атна узгач, кулланучыбыз территориаль органга кабат – бу юлы инде намуслы эшләүләре өчен эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә рәхмәт белдерү йөзеннән мөрәҗәгать итте. Кибет җитәкчелеге ханымның таләбен канәгатьләндергән: экспертиза җитештерүдә бракка юл куелганлыгын күрсәткән.