“Аракы” алган, имеш...

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Болгар шәһәрендә яшәүче берәүне алкогольле продукция ташу һәм саклау факты буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы мәсьәләне хәл кылу өчен тикшерү материалы алынды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлының 60 нчы чакрымында, документларны һәм транспорт чарасын тикшерү өчен,  KIA SLS автомобилен туктаткан. Тикшерү барышында машина багажнигында тиешле документларсыз гына һәркайсы бишәр литрлы егерме савыт спиртлы сыекча табылган.

Машина йөртүче үзенең аңлатмасында баллоннардагы спиртлы сыекчаны  Ульяновскида үзенә таныш булмаган бер ир-аттан, эчәргә яраклымы-юкмы икәнлеген сорап алуын күрсәткән. Уңай җавап ишеткәч, үзенең кирәк-ярагы өчен барлыгы 9000  сумлык 100 литр спиртлы эчемлек сатып алган. Тик хәзер егеткәебез бу “аракы”ны куллана алмастыр шул. Чөнки полиция хезмәткәрләре аны бу продукциясенннән мәхрүм калдырган ич.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция ташу һәм саклау факты буенча административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International