Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар дегустациясе утырышын үткәрә

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

9 февраль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә балык консервларына һәм пресервларына кулланучылар дегустациясе үткәрелә.

Кулланучылар дегустациясенә кадәр балык консервлары һәм пресервлары базарына комплекслы анализ ясалды, шул исәптән төрле җитештерүчеләрнең  шпрот, сайра, скумбрия, горбуша, килька консервлары һәм пресервларының 60 тан артыграк үрнәгенә лаборатория тикшеренүләре үткәрелде. Республикабызның куллану базарында иң күп күләмдә тәкъдим ителгән балык консервлары һәм пресервлары үрнәкләре сайланды.

Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча 61 балык консервы һәм пресервы үрнәгенең 17сендә (үрнәкләрнең гомуми күләменең 27,9% ы) микробиологик, физик-химик һәм органолептик күрсәткечләре буенча билгеләнгән таләпләрне бозулар ачыкланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелергә тиешле дегустациядә төрле җитештерүче-предприятиеләрнең егерме атамадагы продукция үрнәкләре арасыннан сыйфат һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган иң яхшылары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International