Законны белү – аның сүзләрен түгел, бәлки эчтәлеген һәм мәгънәсен кабул итү дигән сүз (Юстиниан Беренче)

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

2016 елның 10 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, кулланучылар хокукларын яклау һәм куллану базарында закон бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә халыкның аң-белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, «Айракс» Сәүдә йорты ҖЧҖнең «Западный» супермаркеты сатучылары һәм менеджерлары өчен семинар-уку үткәрде.

Семинар барышында чарада катнашучылар игътибарына куланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар һәм норматив-хокукый актлар турында мәгълүматлар җиткерелде. РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нормалары (азык-төлек товарлары белән сәүдә итүгә кагылышлы) җентекләп аңлатылды. Моннан тыш кибет хезмәткәрләре игътибарына сатудагы товарларга бәя белешмәлекләре тутыру һәм аларны урнаштыруның яңа кагыйдәләре, товарларның яраклылык срокларын үтәү, кулланучылар өчен тиешле мәгълүматлар бирү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту, товарларны сертификатлаштыру һәм декларацияләү турында мәгълүматлар ирештерелде. Социаль әһәмиятле товарлар төркеменең тулы ассортиментын тәэмин итү һәм аларга тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хакларын арттырмау мәсьәләсенә дә кагылып үтелде.

Тикшерүләр барышында иң еш очрый торган закон бозу очраклары һәм аларга юл куймау ысуллары каралды. Сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган низаглы хәлләрдән чыгу тәртибе конкрет мисалларда аңлатылды.

Л.И.Абдуллина, укыту-өйрәтү программасын уңышлы төстә тормышка ашыру, аңа өстәмә практик төсмер бирү максатыннан чыгып, сәүдә объекты хезмәткәрләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Чара ахырында, кибет хезмәткәрләрен мәгълүматлы-мәгърифәтле итү өчен, кулланучы өчен белешмәлекләр тапшырылды. 
Мондый чаралар үткәрү хуҗалык итүче субъектларның, сатучыларның кулланучылар хокукларына карата җаваплы мөнәсәбәтен булдыруга һәм эшчәнлекләрен нәтиҗәле тормышка ашыру омтылышына китерә, дигән фикердә торабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International