Косметика ялганы

2016 елның 12 феврале, җомга

 Пенсионер ханымнарны, янәсе, әллә нинди "могҗиза”лар тудыра алырдай косметика әйберләре сатып алу өчен йөзләрчә меңлек кредит алырга мәҗбүр итеп төп башына утырту очраклары турында  телевизор экраннары аша күп сөйлиләр хәзер. Чаллыда да шул ук хәл: “косметика лохотрон”нары инде менә ничә еллар дәвамында гөрләп эшләп ята.

«Д Лэталь групп» һәм «Образ» ҖЧҖ компанияләрендә кредитка косметика сатып алган яки хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзегән кешеләр эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегеннән өзелеп тормый. Әлеге фирмалар үзләре өчен бик җайлы гына эш рәвеше булдырган: клиентларын бушлай  SPA-процедураларга чакыралар, ә аларны анда инде кредит бирүче белгечләр зарыгып көтеп тора. Бирегә килүче гүзәл затлар, башлары әйләнеп китеп, кыйммәтле косметика сатып алуга ризалык бирә дә кредит килешүенә кул куя. Өйләренә кайтып, кыйммәтле әйбер сатып алганын бөтен гаиләсе белгәч кенә матур булырга омтылган ханымнар аңына килә. Компания клиентларын телефон аша эзләп таба.  Ә инде телефон номерларын каян табулары – сер. Ханымнар сөйләвенчә, конторада аларны ниндидер чәй белән сыйлап, гипнозлыйлар яки “тән тиресегезгә ашыгыч төстә тегене-моны эшләтергә кирәк!” дигән булып, гүзәл затларның “авырткан урыннары”на тоз салалар.

2016 елның гыйнварында территориаль органга автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче бер ханым хезмәт күрсәтү, тәгаенләп әйткәндә, “Косметика әйберләре белән тән тиресен тәрбияләү комплексы” хезмәте күрсәтү, шул исәптән гомуми бәясе 34320 сум тәшкил иткән косметика әйберләре җыелмасын сатып алу буенча килешүне өзүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Образ» компаниясе дә нәкъ югарыда бәян итеп үтелгәнчә эш иткән. Чаллыда яшәүче ханым өенә кайткач кына бик зур процент ставкасы (елына 31,9%!) белән кредит килешүен төзегәнен аңлаган. Кулланучы үзе булдыра алганча килешүне өзү омтылышлары ясап караган, әмма аның таләпләре канәгатьләндерелмичә калган.

 Чаллы территориаль органы белгечләре әлеге косметик салонына “визит” оештырды. Салон җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Чарадан соң шундый карарга киленде: «Образ» ҖЧҖ,   6800 сум күләмендә крем бәясен һәм кредит өчен 480 сум тотып калып, килешүне өзә.

Гүзәл затларга киңәш!

Бушлай  SPA-сеанска ризалык биргәнче, фирманың медицина лицензиясенә ия булу-булмавын, башка клиентларының фикерләрен белешегез. Шулай ук салон хуҗасының фамилиясе белән кызыксыну да зыян итмәячәк.  Ник дигәндә, кешене алдап акча эшләргә өйрәнгән теге яки бу хәсрәт эшмәкәр кайбер вакытларда, клиентлары алдакчы икәнлеген белеп алганнан соң,  салоны исемен алыштырып, тагын шул кәсебенә керешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International