Тешләреңне яшьтән сакла

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Хәзерге вакытта сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелү очраклары – ни кызганыч, сирәк күренеш түгел. Әмма без һаман яхшыга өметләнәбез. Әйтик, табиб бүлмәсендә теш куйдырып яткан чагында моның өстәмә күңелсезлекләр һәм борчу-мәшәкатьләр китерәсен уйлап та карамыйбыз, әлбәттә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүче М.М.Саматова нәкъ менә шундый сәбәп белән мөрәҗәгать итте.

«Кыен хәлдә калдым, ярдәм итсәгезче. 2012 елның ноябрендә өске казналыкка тешләр куйдырту өчен «Стоматология Для Вас» медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән идем. Ясалма теш ясау процессында өч тешемне сындырдылар. Бу тешләремне “үстерделәр”, әмма эш процессында алар кабат сынып төштеләр. Шушы өч тешемнең берсе “үстергәндә”, чатнап, ялкынсына башлады, ахыр чиктә аны алдырырга туры килде. 2013 елның башында, ниһаять, тешләрне куеп бетерделәр. Күрсәтелгән хезмәт өчен  44600 сум күләмендә акча түләдем. Килешүне бирмәделәр. Гарантия срогы 12 ай иде. Ике ел дәвамында әлеге стоматология клиникасына, тешләремдәге төрле кимчелекләрне юкка чыгаруларын сорап, әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килде. Соңгы тапкыр анда 2016 елның 10 февралендә булдым: теш протезым ярылып, яраксызга килде. Телдән мөрәҗәгатьләремне санга сугучы булмады. Үземә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән, дип саныйм мин. Аннан килеп, минем яшьтә һәрбер тешнең алтынга бәрабәр булуы белән дә килешәсездер, дип уйлыйм. Сездән ярдәм кулы сузуыгызны сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте безгә Миләүшә Мансуровна.

Чаллы территориаль органы белгечләре килешүне өзү һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен түләнгән акчаны кире кайтару таләбе урын алган дәгъва хатын төзеде. Дәгъваны тапшырганнан соң медицина үзәге җитәкчесе кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү турында карар кабул итте.

Миләүшә Мансуровна, инде шактый ук олы яшьтә булуына карамастан, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә килеп, белгечләребезгә рәхмәт сүзләре ирештереп китәргә җай тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International