Бүген кулланучы, кибеткә кергәч, товарларның киң ассортиментын күреп югалып калырга һәм үзенә кирәкле әйберне сайлап алу мәсьәләсендә кыен хәлдә калырга бик мөмкин.
Шуны истә тотып, 2016 елның февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының “ЦУМ” сәүдә үзәгендәге берничә сәүдә объектында сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен семинар-уку үткәрде. Чарада кулланучының төп хокуклары; кулланучы таләбе буенча сатучыларның нинди документлар һәм мәгълүматлар бирергә тиешлеге; товарны кем җитештерүе, гарантия сроклары, товарның сертификатлаштырылган булу-булмавы, инструкциясенең булу-булмавы, аның рус телендә язылган булу-булмавы, бәясе турында мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге турында аңлатылды, теге яки бу товарны сатып алганда килеп туу ихтималы булган хәлләргә мисаллар китерелде.
Шуннан соң белгечләребез кулланучылар өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрде. Ваклап сату һәм медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм ремонт, кулланучыларны кредитлау, автомобильне иминиятләштерү хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау, дистанция ысулы белән товар сатып алу, сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтүдән китерелгән зыянны каплау, ризык һәм даруларның сыйфат мәсьәләләре чарада катнашучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Бу җәһәттән эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре очрашулар һәм семинарларда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча тәфсилле киңәшләрен бирде, тәгаенләп әйткәндә, дәгъвалар, дәгъва гаризалары язу һәм тапшыру тәртибен энәсеннән-җебенә кадәр аңлатты.
Халыкны агарту максатындагы очрашулар ахырында бик күпләр, эчтәлекле һәм гамьле әңгәмәләр өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп, мондый очрашуларның үз хокукларын яклау күнекмәләренә өйрәтү генә түгел, бәлки, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары нигезендә, тәгаен генә нинди гамәлләр кылырга кирәклеген күзаллау мөмкинлеге бирүен дә әйтте.