Мәктәп укучылары сыйфатлы ризыклар белән генә туклансын

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Балаларыбызның сәламәтлеге күп кенә факторларга бәйле. Туклану – шулар арасыннан иң мөһиме.  Мәктәп балаларын ашату өчен җаваплы затлар нәкъ менә шул сәбәпле әледән-әле киңәшмәләргә җыела да инде. Быелгы уку елында Түбән Камада моның ише “Түгәрәк өстәл” үзләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә генә түгел, бәлки барлык мәктәпләр, хастаханәләр һәм хәтта кайбер балалар бакчаларына да җибәреп килүче “Түбән Кама икмәк комбинаты” ААҖ һәм “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖнең Түбән Кама сөт комбинаты территориясендә үткәрелде. Предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренең яңа төр продукцияләре турында сөйләде, шулай ук кунаклар өчен продукцияләренә күргәзмә-дегустация үткәрде. Мәктәп баласының сәламәтлеге, димәк, өлгереше дә аны ничек ашатуларына бәйле лабаса.

Чарада Мәгариф идарәсенең баш белгече Н.И.Плисов, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама территориаль органы баш белгеч-эксперты  Л.Ш. Шакирова, Балалар сәламәтлеге үзәге җитәкчесе Д.Р.Вәлиева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы  Е.А.Чернова, шәһәр мәктәпләренең ашханәләре мөдирләре катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: Түбән Кама районында мәтәп укучыларын тукландыруны оештыруны камилләштерү; Түбән Кама районы  бюджет учреждениеләре ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) сатып алуда борчыган мәсьәләләр.

2015 елның ноябрендә Түбән Кама икмәк комбинатына 45 “яшь” тулган инде. Түбән Кама икмәк комбинатының “Традицияләргә тугрылылыкны саклыйбыз!” дигән девизы предприятиенең бөтен эшчәнлеге дәверендәге миссиясен гәүдәләндерә. Түбән Каманың икмәк пешерү осталары бик көчле көндәшлек шартларында югалып калмыйча, үсеш юлларын эзли – әкренләп кенә җиһазларын яңарта, заманча линияләр үзләштерә, сыйфат һәм җитештерүчәнлекне даими арттырып, ассортиментны үзгәртеп тора. Биредә данәләп җитештерелә торган продукция линияләре эшли, торт һәм кондитер ризыклары туңдырылмыйча гына кулланучы хозурына килеп эләгә. Хәзерге вакытта район мәктәпләренә, санитария табиблары белән килештереп, бердәм меню кертелгән. Бу төп азык-төлек матдәләре кытлыгыннан, шул исәптән фтор һәм йод кытлыгыннан котылу максатында, рационга витаминнар, микроэлементлар белән баетылган ризыклар кертү, шулай ук кайнар аш-суның җирле үзенчәлекләрен, сезонга карап, продуктлар җыелмасын исәпкә алу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, мәктәп укучыларын диңгез суүсемнәре кушып пешерелгән икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш һәм, әлбәттә инде, ботка белән сыйлыйлар. Ашханә хезмәткәрләре укучылар өчен иртәнге һәм төшке ашлар рационын төзегәндә аш-суның тиешле дәрәҗәдә энергетик кыйммәтенә ия булуын гына түгел, бәлки аксымнары, май, углевод, минераль матдәләре һәм витаминнарының тиешле микъдарда булуын да кайгырта. Мәктәп укучыларының ашау-эчүе балансланган булырга, бала организмына көн дәвамында моның өчен кирәкле азык һәм минераль матдәләр керергә тиеш. Күп вакытларын мәктәптә уздырганлыктан, балаларны биредә тулы кыйммәтле тукландыру зарури.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International