Кулланучыларның аң-белемнәрен үстерү һәм эчке базарда катнашучыларга киңәш-табыш белән ярдәм итү – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегендә төп бурыч әнә шул. Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары базарларында, сәүдә үзәкләре һәм комплексларында дежур тору исә әлеге эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. 2015 елда гына да Казан территориаль оргоаны белгечләре Казан шәһәрендә дежур торулар барышында мөрәҗәгать иткән 234 кешегә (кулланучылар һәм хосусый эшмәкәрләргә) консультация ярдәме күрсәтте. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре ай саен Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясендә урнашкан «Удача» ҖЧҖнең «Удача» сәүдә комплексында чаралар үткәреп килә.
Февраль башында дежур торуның чираттагысы үткәрелеп, аның барышында турыдан-туры сәүдә урыннарында кулланучыларга, сатучылар һәм эшмәкәрләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезләмәләре аңлатылды, кайбер мәсьәләләр буенча, шул исәптән бәхәсле хәлләр килеп туган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында киңәш-табышлар бирелде.
Әңгәмәләр барышында сатучыларга, хосусый эшмәкәрләргә, кулланучы таләбе белән, хосусый эшмәкәр атамасын һәм башка мәҗбүри мәгълүматларны (товар атамасы һәм күләме, товарны сату датасы һәм бәясе, турыдан-туры сатуны хәл иткән зат атамасы һәм имзасы) күрсәтеп, товар чегын рәсмиләштерү зарурилыгы аңлатыла, ә инде кулланучыларга, сатып алганда, мондый чекны таләп итү киңәш ителә. Чекта сәүдә урыны номеры күрсәтелсә әйбәтрәк.
Товар чегы, кирәк булган очракта, сатучының товарны башкасына алыштырып алуга яки кире кайтаруга (закон нигезендә күрсәтелгән очракларда аның өчен акча алып) хокукын гарантияли.
Чара барышында мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.
Шулай итеп, сәүдә комплексларында белгечләребезнең дежур торуы сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган проблемаларны урында хәл итү мөмкинлеге бирә.
Сорауларыгыз булса, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., тел.: 277-94-96 (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге).