10 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “Агропарк” сәүдә үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм кооординацияләү бүлеге хезмәткәрләре ит һәм ит ризыкларын сатучы сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр белән очрашты. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законның гомуми нигезләмәләре аңлатылды, сәүдә мәсьәләләренә кагылып үтелде, продукция турында мәгълүматлар күрсәтелергә, келәймә сугылган булырга тиешлеге әйтелде, бәя белешмәлекләрен тутыру мәсьәләсенә игътибар ителде.
Иткә ветеринария келәймәсе сугу
Келәймәләү өчен итнең куллануга яраклы булуы турында ветеринария келәймәләре һәм штамплары билгеләнгән. Озынча түгәрәк рәвешендәге ветеринария келәймәсе уртасына парлы өч сан куела: беренчесе - республиканың тәртип номерын; икенчесе – районның (шәһәр) тәртип номерын һәм өченчесе – учреждение, оешма, предприятиенең тәртип номерын аңлата. Келәймәнең өске өлешенә - “Россия Федерациясе”, ә астына - «Госветнадзор» дип язылган була. Саннарның биеклеге – 12 мм, хәрефләрнеке – 6 мм. Озынча түгәрәк рәвешендәге ветеринария келәймәсе иткә һәм ит ризыкларына ветеринария-санитария экспертизасының тулы күләмендә үткәрелгәнлеген һәм продуктның азык-төлек итеп куллану максатында җитештерелгәнлеген раслый. Турыпочмак рәвешендәге ветеринария келәймәсе өстенә «Ветслужба», уртасына - «Предварительный осмотр» дип язылган. Астында исә - озынча түгәрәк рәвешендәге келәймәдәге кебек билгеләнешкә ия булган парлы өч сан. «Предварительный осмотр» дигән турыпочмаклы келәймә суйганчы һәм суйганнан соң тикшерелгән хайван ите икәнлеген раслый. Әмма бу келәймә тулы күләмендә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрмәгән килеш кенә итне сатып җибәрү хокукы бирми.
Итне келәймәләү өчен шәмәхә һәм кызыл төстәге азык-төлек буяулары кулланыла. Сату, саклау һәм төяп җибәрү өчен җибәрелә торган итнең барлык төрләренә шәмәхә буяу белән келәймә сугалар. Кызыл буяудан исә предприятие эчендә туңдырылган һәм туңдырылмаган итне эшкәртү өчен кулланыла торган итне маркировкалау максатында файдаланыла. Итнең азык-төлек максатында кулланылышын билгели торган келәймәсе яки Дәүләт ветеринария хезмәте штампы булганда гына иткә товар маркировкасы сугыла.
Иткә товар маркировкасы ясау өчен махсус келәймәләр һәм штамплар кулланыла. I категориядәге итнең барлык төрләренә, шулай ук V категориядәге дуңгыз итенә - түгәрәк келәймә, II категориядәге итнең барлык төрләренә – шакмаклы келәймә, III категориядәге дуңгыз итенә – озынча түгәрәк рәвешендәге, IV категориядәге дуңгыз ите һәм барлык төрдәге арык итләргә өчпочмак рәвешендәге келәймә сугыла. Ә инде сыйфат категориясе күрсәткечләре буенча стандарт таләпләренә туры килмичә, азык-төлек максатында сәнәгатьтә эшкәртү өчен генә кулланыла торган дуңгыз итенә ромб рәвешендәге келәймә сугыла.
Ит белән сәүдә итү өчен гомуми таләпләр
Кибеттәге һәр хезмәткәр санитария кенәгәсенә ия булырга тиеш. Эш урынында идән һәм стеналарның кафель плитка белән тышланган булуы шарт. Эш урыны бүлмәсен санитария таләпләре буенча чистарту-эшкәртү өчен технологик регламент булдыру зарур. Персонал фәкать махсус пирчәткәләр киеп кенә азык-төлек белән эшләргә тиеш. Кулга пирчәткә кимәгән килеш эшләргә ярамый. Моннан тыш СЭС итчеләрнең махсус киемнән булуын таләп итә. Ит сәүдә нокталары махсус җиһазлар: суыткыч һәм туңдыргыч киштәләр, ит саклау өчен зур суыткыч, балта һәм пычаклар җыелмасы, касса аппараты, үлчәү, ит чабу өчен агач бүкәннәр, итне урнаштыру өчен тиз генә юып алына торган киштәләр белән тәэмин ителергә тиеш. Продукциянең һәр партиясенә ит сату өчен кирәкле барлык документлар булдыру кирәк.