Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне үткәрелә. Аның максаты – дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын кулланучылар хокукларын яклау проблемаларына җәлеп итү, куллану культурасын һәм кулланучы тәртибен формалаштыруга ярдәм итү, халыкны кулланучылар хокукларын яклау турында закон өлкәсендә мәгърифәтле итү.
2016 елның 10 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең сәүдә комплексларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә консультацияләрнең чираттагысын үткәрде.
Чара барышында сәүдә комплексына килүчеләр белгечләребезгә сыйфатсыз көнкүреш техникасы, кесә телефоны һәм кием-салым сатып алырга туры килгән очракларда нинди хокукларга ия булуларын ачыклау йөзеннән мөрәҗәгать итте. Кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә хокуклары һәм гамәлләренең тәртибе аңлатылды. Бер үк вакытта аларга элемтәгә керү өчен телефон номерлары күрсәтелгән мәгълүмати-белешмә материал өләшенде.
Консультация өстәле эше барышында сатып алучылар гына түгел, сәүдә нокталары сатучылары да мөрәҗәгать итте. Алар, үз чиратында, куллану экстремизмына, киелгән сыйфатлы яки сыйфатсыз товарны (үзләренең сәүдә ноктасында сатып алынмаган) алыштыру омтылышларына зар-интизар килде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да закон нигезендә тәфсилләп аңлатылды.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кимчелекләрне ачыклаган очракта нәрсә эшләргә икәнен белмәсәгез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез (тел. 8(84366) 3-28-93, 3-22-69).