“Аңлы кулланучы”

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Түбән Каманың массакүләм мәгълүмат чараларында алдан ук хәбәр итеп куелганча, шәһәребездә яшәүчеләргә үзләренең хокукларын яклауда ярдәм итүче оешмалар 15 март көнне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган “Аңлы кулланучы” дигән шәһәр акциясен үткәрде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Эссен» гипермаркетында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама шәһәрендәге территориаль бүлеге, “ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Түбән Кама шәһәрендәге филиалы белгечләре, “Түбән Кама шәһәренең кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” президенты катнашында эшлекле мәйданчык оештырды. Анда кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында законны куллану мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирелде. Акция, мәгълүмати-хокукый ресруслардан: белешмәлекләр, буклетлар, претензия, дәгъва гаризалары үрнәкләреннән файдаланып, уңайлы урында  гражданнарга комплекслы социаль-хокукый ярдәм  күрсәтү максатында оештырылды. Әлеге чара сыйфатсыз товарлар сатып алуга яки сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтүләрдән файдалануга бәйле мәсьәләләрне хәл кылу белән кызыксынган барлык гражданнарга тәгаенләп үткәрелде. Кулланучылар, нинди хәлләрне кулланучылар хокукларын санга сукмау буларак бәяләргә мөмкин, хокуклар санга сугылмаганла нинди инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә, кулланучыга үз хокукларын дөрес итеп ничек якларга, претензияне дөрес итеп ничек тутырырга, дигән сорауларына тулы җаваплар ишетте. Шул ук вакытта халык халык арасында җәһәт формада сорашып-белешү үткәрелеп, респондентлар арасыннан күпчелегенең (57%) “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон белән таныш булулары, 30%ының аның турында ишетеп белүләре һәм 13%ының бу хакта бөтенләй дә белмәүләре ачыкланды. Кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракта сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан 34,5%ының сатучыга һәрвакыт (эш башкаручы) мөрәҗәгать итүе,  54%ының кайсыбер вакытларда гына мөрәҗәгать итүе, калганнарының гомумән дә мөрәҗәгать итмәүләре билгеләнде. Шул ук вакытта гражданнарның күпчелегенең сатучыларга телдән дәгъвалар белдерүе, респондентлар арасыннан нибары 13%ының гына язмача дәгъвалар куюы аңлашылды.

Хәзер кибетләрдә дегустацияләр гади кулланучыны товар сатып алуга этәрү максатында  үткәрелә. Әлеге маркетинг ысулы, чыннан да, үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте: статистика мәгълүматларына караганда, дегустацияләр продукция сату күләмен кимендә 2-3 тапкырга арттыра. “Эссен” гипермаркетында да ит һәм колбаса ризыкларына, русларның ураза ризыкларына дегустация үткәрелеп, кибеткә йөрүче кулланучылар республика җитештерүчеләре продукциясенең тәмле булуын   таныды.  «АПК «Камский» ҖЧҖ фирмасы (Чаллы ш.) "Сосновоборские" сәүдә маркасының колбаса ризыкларын тәкъдим итте. Ә инде “Эссен” гипермаркетының “Домашняя кухня” цехы үзләре җитештергән русларның ураза ризыклары белән сөендерде. Болар – ураза ризыкларының үзенчәлекле үрнәкләре: кәбестә салаты, чөгендер һәм кишер салатлары, кәбестә бәлеше.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының “кайнар линия” телефоны: 36-63-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International