Кулланучылар хокукларын яклау көне бик озакка хәтеремдә уелып калыр...

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Менделеевскида яшәүче берәү тормышында килеп туган хәлдән чыгу юлын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Баксаң, ул гыйнвар аенда кәрәзле элемтә салоныннан кесә телефоны сатып алган. Товар бәясе очсыз түгел -  20,5мең сумга төшкән.

Тик кулланучы 2 айдан соң очраклы гына рәвештә телефонындагы  IMEI номерының товар төрелмәсендә күрсәтелгән  IMEI номерына туры килмәвен белеп алган. Бу хәл кулланучыны нык кына борчуга салган. Чөнки ул кибеттән алган телефоны өчен тиешледән 2 меңгә күбрәк түләгән булып чыккан.

 Шул ук вакытта кибет хезмәткәре дә товарны сатып алуны рәсмиләштергән чагында гарантия талонында IMEI номерын күрсәтмәгән икән. Анда фәкать телефонны сату датасы һәм урыны, шулай ук сатучының фамилиясе генә урын алган.

«Ничек инде телефон тартмаларын буташтырырга мөмкин? Димәк, мин аласы телефон кемгәдер 2 мең сумга очсызга төшкән?” - дип зарын белдерде кулланучыбыз.

Егеткә кибет җитәкчелеге исеменә претензия төзүгә ярдәм ителде, шулай ук әлеге документны тапшыру тәртибе аңлатылды. Шулай итеп, җавап бирүченең йә сатып алучыга бәя аермасын кире кайтару, йә инде телефонны алыштырып бирү карарын гына көтәсе калды.

Әмма җавапны көтәргә дә кирәк булмаган. Сатып алучы кибеткә претензия белән килеп чыккан көнне үк сатучылар әле күптән түгел генә бер кулланучының телефон бәясенә гаҗәпләнеп торганлыгын искә төшергән. Шәһәр кечкенә булгач, берсен-берсе беләләр ич.

Шулай итеп, вакыйгалар “чылбыры” торгызылган. Нәтиҗәдә игътибарлы сатып алучыга тиешледән артык түләнгән акчасы кире кайтарылып, телефонына тиешле документлар бирелгән.

Хөрмәтле кулланучылар! Кәрәзле телефоннар сатып алганда бик игътибарлы булыгыз! Аппаратны тикшерү белән беррәттән, телефон һәм аның төрелмәсендәге  IMEI номерларын да чагыштырыгыз!

Сөенече эченә сыймаган кулланучыбыз икенче көнне үк Чаллы территориаль органына килеп рәхмәт сүзләре ирештерде һәм 15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен мәңгегә истә калдырачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International