10 мартта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре хосусый эшмәкәр Ф.Т.Хәкимованың Сәүдә үзәгендә (биредә предприятиеләр һәм хосусый эшмәкәрләр сәүдә эшчәнлеге алып бара) хосусый эшмәкәрләр һәм сатучылар белән “Түгәрәк өстәл” үткәрде.
Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Аның барышында кулланучылар тарафыннан претензияләр белдерү ысулларына һәм тәртибенә, төрле низаглы хәлләрне карап тикшергәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралды. Чарага җыелган халыкны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм башкасына алыштыру тәртибе, товарларга карата таләпләр кую сроклары турында мәсьәләләр кызыксындырды, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучылар игътибарына җиткерелергә тиешле мәгълүматларның составы һәм аларны җиткерү ысуллары тагын бер кат искә төшерелде. Шулай ук эксперт оешмаларында товарларга экспертиза үткәрү ысуллары турында мәсьәлә яктыртылды.
9 һәм 16 март көннәрендә базарларда дежур торулар оештырылып, алар барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде, “Кулланучылар өчен белешмәлекләр” буклетлары өләшенде.
Әйтергә кирәк, Теләче авылы базарында дежур торулар даими рәвештә үткәрелеп килә. Мондый чарага сатып алучылар да, базар администрациясе дә күптән күнекте инде. Алар төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен белгечләребезне көтеп ала. Сатудагы товарлар ассортименты һаман саен яңартыла, базарларда сәүдәне бик томанлы гына күзаллаган яңа сатучылар пәйда булып тора. Закон чыгаручылар да йоклап ятмый – норматив-хокукый актларга төрле үзгәрешләр һәм яңалыклар кертеп кенә тора. Кулланучылар исә, үз хокукларының якланганлыгын белгән хәлдә, кичекмәстән алардан файдаланып калырга теләсә дә, еш кына ничек файдаланырга икәнен белми. Шуңа күрә турыдан-туры хезмәт күрсәтү урынында мәсьәләләрне хәл итү хокукый куллану базарын оештыру һәм кулланучылар хокукларын яклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертү булып тора.
15 мартта Теләче авыл җирлегендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Теләче җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә гражданнар – кулланучыларны күчмә кабул итү оештырылды. Чарада бер сатып алучыга сыйфатсыз аяк киеме өчен 1250 сум акчасын кире кайтарып алуда ярдәм ителде.