ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнар арасында анкета тутыру чарасы үтте.
Респондентлар арасыннан 83 процентының әлеге өлкәдә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салган законның гамәлдә булуын белүе, 17 процентының бу закон турында асылда белмәве, сорашып-белешүдә катнашучыларның дүрттән бер өлешенең исә хәтта ки үз хокуклары турында да берни әйтә алмавы ачыкланды. Әлеге өлкәдә хокукларың санга сугылмаган очракта яклау сорап кайда мөрәҗәгать итәргә, дигән сорауга респондентларның 73 проценты – Дәүләт алкоголь инспекциясенә, дип җавап бирде.
-Законны һәм тиешле оешмаларны белү - бер хәл, үз хокукларыңны даулап, кыю төстә эш итә белергә дә кирәк бит әле, - ди эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова. – Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 21 проценты нерв күзәнәкләрен таушатмас өчен, килеп туган конкрет очракларда нәрсә дә булса эшләргә җыенмый, 45 проценты – махсус оешмаларга мөрәҗәгать итү, 21 проценты - сатучыга яки администраторга претензия белдерү, 6 проценты – үз хокукларын судта раслау ягында. Сорашып-белешүдә катнашучыларның җиде проценты гомумән дә үзләренең фикерен җыеп кына әйтә алмады.
Аның сүзләренә караганда, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар кулланучы белән сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында бик аз белә. Бәхәсле хәлләр килеп туган очракта товарга экспертиза үткәрү процедурасы, претензияләр белдерү сроклары һәм товарны алыштыру тәртибе турында инде әйтеп тә торасы юк. Менә шуларны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, кулланучылар яшьтән үк үзләренең законлы хокукларын якларга өйрәнсен өчен, югары һәм урта уку йортларында лекцияләр үткәрә. Белгечләребез моның ише “ликбез”ларның базар мөнәсәбәтләрен нәтиҗәле төстә үстерүгә ярдәм итәсенә ышана. Шул ук вакытта гражданнарның 73 проценты телевидение, радио, газеталар һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аша, 23 проценты – кулланучылар өчен белешмәлекләр ярдәмендә халыкка мәгълүматлар ирештерү ягында булуларын күрсәтте.