“Мода һәм стиль. Казан – Яз” махсус күргәзмәсе базарда җиңел һәм текстиль сәнәгате казанышларын таныту, эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу һәм ныгыту максатындагы төп чараларның берсе булып тора. Күргәзмә язгы-җәйге сезонның мода тенденцияләре белән таныштыра.
Күргәзмә эше вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, гадәттәгечә, консультация пунктын оештырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты һәм территориаль органы белгечләре “Хокук белгече” кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте”нең Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә күргәзмә карарга килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде.
Әйтергә кирәк, әлеге чара бик күп кулланучыларны үзенә җәлеп итте. Алар “Кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация” дигән табличка урнаштырылган өстәлләрне һәм өстәл өстенә җәеп салынган газеталар, белешмәлекләрне күрүгә, шундук безнең янга килеп, сорауларын бирә башлады. Күргәзмәгә килүчеләр үзләренең проблемалары, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты, аларны хәл кылу мөмкинлекләрен белеште. Әйтик, кулланучы И.Л.Билалова күргәзмәдә сатуга куелган товарларга бәя белешмәлекләре булырга тиешме, әллә юкмы икәнлеген ачыклады. Гражданка О.В. Земскова исә сатып алынган кыйммәтле диванында ике ел узганнан соң күзгә бәрелеп торган кимчелекләренең пәйда булуы турында сөйләде. Кибеттә, гарантия срогы чыгу сәбәпле, бу мәсьәләне хәл кылудан баш тартканнар. Шул ук вакытта диваннан файдалып та булмый башлаган инде. Белгечләребез ханымга товарда җитди кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы, бу кимчелекләрнең кулланучыга товарны тапшырганчы килеп чыгуын яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында килеп чыгуын раслаган очракта, җитештерүчегә (импортер) әлеге кимчелекләрне бушлай юкка чыгару турында таләп куя алуын аңлатты. Бу очракта әлеге таләп товарга билгеләнгән хезмәт итү срогы эчендә яки, хезмәт итү срогы билгеләнмәгән очракта, кулланучыга товарны тапшырган көннән соң ун ел эчендә куелырга мөмкин. Гражданка И.В. Раскулованы, элек урнаштырылган тәрәзәләрне ремонтлау эше сыйфатсыз башкарылган очракта нишләргә, дигән сорау кызыксындырды. Ханымга эш башкаручыга претензия белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Кулланучыга, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы статьяларына таянып, претензия тутыруга ярдәм ителде.
Гомумән, консультация эше барышында барлыгы 20дән артыграк кеше киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте. Кулланучылар хокукларын яклау буенча тәкъдим ителгән басма продукциябез дә бик күпләрне кызыксындырды.