Ватык трансформер, сыйфатсыз сумка, саклау вакыты чыккан затлы ризыклар... Түбән Каманың кибет киштәләрендә җаның ни тели – шуны табарга була

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Кибеткә килгәч, бу товарны сатып алыргамы-юкмы икән, дип баш катырган чакларыбыз еш була. Сатып алганнан соң товарның сыйфатыз икәнлеге ачыкланса, нишләргә? Әлбәттә инде, Түбән Камада яшәүче бик күпләр кебек, үз хокукларыңны якларга.

Яңа сумканың бавы өзелгән...

Кибеттән берәр нинди яңа әйбер, әйтик, пәлтә, чалбар яки сумка сатып алганда, бу әйбернең безгә озак вакыт буе “хезмәт итәсенә” өметләнәбез. Түбән Кама яшәүче бер ханым да «Рамус» сәүдә үзәгендәге бүлекләрнең берсендә сумка сатып алганда шулай дип уйлаган. Күз явын алып торган матур, килешле, модалы сумка аласы иткән ул. Әмма аны алда ни көткәнен белгән булса икән?.. Берничә атна узуга, сумканың тоткычлары куба башлаган. Дөресрәге, тоткычлары түгел, ә аларның тышлык материалы. Шулай итеп, сумканың карарлыгы калмый башлаган. Ханым кибеткә килеп, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе белән претензия язып тапшырган. Әмма аңа җавап бирүче табылмаган. Гыйнвар урталарында ханым Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле бүлегенә килеп, килеп туган хәлгә ачыклык кертүләрен сораган. Гаризасында ул шулай ук әлеге сәүдә ноктасында кулланучыларның нинди хокуклары санга сугылмавын күрсәтеп үтәргә дә онытмаган: хосусый эшмәкәр турында мәгълүматлар, фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсе юклыгын һ.б. бәян иткән. Тикшерү, чыннан да, кайбер закон бозу очракларын ачыклаган. Тәгаенләп әйткәндә: фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенең, хосусый эшмәкәр турында мәгълүматларның юклыгы, товарда җитештерүчесе турында мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеге, сыйфат сертификатларының юклыгы билгеле булган. Тикшерүдән соң ханымга сыйфатсыз сумкасы өчен түләнгән акчасын кире кайтарганнар, ә инде намусын җуйган сатучыларга штраф чәпәп,  закон бозуларны юкка чыгару таләбе белән күрсәтмә язып тапшырганнар.

Ватык трансформер һәм сасыган ит рулеты

Февраль аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегенә кулланучы буларак хокуклары санга сугылмаган ике ханым мөрәҗәгать иткән. Ханымнарның берсен “Шатлык” сәүдә үзәкләренең берсендә ризыкларга бәя белешмәлекләре урнаштырылмаганлыгы, яраклылык сроклары турында мәгълүматлар күрсәтелмәгәнлеге ачуын чыгарган. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, биредә ризыкларны саклау шартлары да үтәлми – майонез суыткычта түгел, ә киштәдә кукраеп утыра икән. Тикшерүчеләр шундук әлеге адрес буенча юл тоткан. Чыннан да, биредә күп кенә закон бозу очраклары ачыкланган. Фәкать майонезны саклау шартларын бозу гына расланмаган. Аның төрелмәсендә ике саклау срогы: зур һәм кечкенә саклау сроклары күрсәтелә икән. Бүлмә температурасында саклаганда – кечкенәсе, ә инде суыткычта саклаганда – зурысы. Бу сәүдә ноктасында, чыннан да, күп кенә товарларга бәя белешмәлекләренең урнаштырылмаганлыгы һәм товар турында мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеге расланган.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова әйтүенчә, тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукция закон буенча яраклылык срогы чыккан продукциягә тигезләштерелеп, юкка чыгарылырга тиеш. Кибеттә моннан ике көн элек саклау срогы чыккан ысланган шпик, бройлер чебие итеннән рулетның искереп ятуы билгеләнгән. Ә инде атланмай, «Российский», «Голландский», «Король Артур» һәм авылча шпик ризыкларының җитештерүчесе, җитештерү датасы һәм яраклылык сроклары турында мәгълүматлары күрсәтелмәгәнлеге ачыкланган. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланган “законсыз” 13 мең 500 сумлык продукция   “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе бүлегенә җибәрелгән.

Февраль аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлегенә сыйфатсыз уенчыкларга кагылышлы шикаять тә алынган әле. Бер пенсионер ханым шул ук “Шатлык”та оныгына  565 сумлык өр-яңа трансформер сатып алган. Уенчыкның эшләмәвен исә өенә кайткач кына белгән. Икенче көнне иртән-иртүк кибеткә  юл тоткан. Тик сәүдә ноктасы милекчесенең исемен әйтмичә (ханымга бу претензия язу өчен кирәк), аны кире борып җибәргәннәр. Сатып алучы ханым биредә бәя белешмәлекләренең юклыгына да игътибар итеп, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлегендә язган гаризасында шул хакта да күрсәтергә онытмаган. Тикшерү нәтиҗәсендә монда да закон бозу фактлары ачыкланган. Тәгаенләп әйткәндә: сәүдә ноктасын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеге, бәя белешмәлекләренең, фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенең юклыгы билгеләнгән. Тикшерү материаллары  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлегенә җибәрелгән. Биредә ваемсыз эшмәкәргә карата җәза чарасы һәм штраф күләме билгеләнәчәк.

Тәмсез печенье

Тикшерүчеләр «Барс-4» сәүдә үзәге бүлекләренең берсендә саклау вакыты чыккан чама белән 15 мең сумлык продукциягә тап булган. Бирегә алар сатудагы печенье һәм башка кондитер продукциясенең сыйфатына зарланган  бер ханымның гаризасы буенча килеп чыккан. Ханым үзенең гаризасында продукциянең яраклылык срогы, саклау шартлары турында мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеген, шулай ук продукциянең сыйфатына да шиге туганлыгын (ниндидер сәер тәме барлыгын) бәян иткән. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бирегә килгәч тәмен белү өчен печеньегә ябышмаган, әлбәттә. Алар иң элек документлар һәм һәр төрелмәдә, хәтта ки целлофан капчыкларга тутырылган һәр товарда күрсәтелергә тиешле мәгълүматларны тикшергән. Нәтиҗәдә биредә бәя белешмәлекләренең тиешенчә рәсмиләштерелмәгәнлеге ачыкланган. Ризыкларда, аерым алганда, печенье, перәннек, «Сметанник» бәлешендә, «Маленькое чудо» кәнфитендә яраклылык срогы турында мәгълүматларның һәм товарда булырга тиешле башка мәгълүматларның күрсәтелмәгәнлеге билгеләнгән. Шулай итеп, биредә саклау срогы чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 14 мең 927 сумлык товар табылган. Бу товар юкка чыгарылачак. Тикшерү материаллары, эшмәкәргә җәза чарасын билгеләү өчен,  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлегенә җибәрелгән. Якын көннәрдә әлеге продукциянең юкка чыгарылмыйча һаман да сатылып ятуы ачыкланса, эшмәкәргә яңа беркетмә: элек бирелгән күрсәтмәне үтәмәгән өчен беркетмә төзелеп, эш материаллары судка тапшырылачак.

Ризык сыйфаты мактанырлык түгел

Шәһәрнең баш санитар табибы Рөстәм Изиятуллин әйтүенчә, Түбән Камада саклау вакыты чыккан продукциянең сатудан алынмыйча яту очраклары ешайган. Әйтик, моннан өч ел элегрәк Түбән Камада яраклылык срогы чыккан  700 кг продукт сатудан алынса, 2015 елда бу сан якынча 2 тоннага җиткән. Күпчелек очракларда яраклылык срогы күрсәтелгән этикеткаларны яңаларына алыштыру факты билгеләнгән.

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сыйфатсыз товарга юлыксагыз яки кулланучы буларак хокукларыгызны санга сукмауларын сизсәгез, кыю төстә Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлегенә (адресы: Бызов ур.,  20 А, белешмәләр алу өчен телефоннары:  366-376, 366-385) мөрәҗәгать итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International