4 апрельдә Халыкара интернет көне булып үтте

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Хәзер халыкның күпчелеге үзенең тормышын интернеттан башка күз алдына да китерә алмый. Интернеттан файдаланучыларның күбесе инде товарларны да виртуаль кибетләр аша гына сатып алу ягын карый. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына әлеге темага кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә алынгалый. Шул сәбәпле, бөтендөнья  “пәрәвезе”ндә алданмас өчен, интернет аша товарлар сатып алучылар өчен берничә киңәш биреп үтәргә булдык.

Сатып алучы интернет аша товарлар сатып алуның товар сатуның дистанцияле ысулы булып торуын белергә тиеш. Товарлар сатып алуга түләүле гражданлык-хокукый килешүләреннән килеп чыгучы мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турында законнар, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 26.1 статьясы (алга таба - “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы) нигезендә җайга салына.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  26.1 статьясы нигезендә, килешү төзелгәнче, сатып алучы кулланучыга сатучының адресы (урнашу урыны), товарны җитештерү урыны, сатучының (җитештерүче) тулы фирма атамасы (атамалары) турында мәгълүматлар ирештерергә тиеш. Намусын җуймаган сатучы мондый мәгълүматларны үзенең сайтына урнаштыра.

Кулланучы өчен әлеге мәгълүматлар кирәк:

  • товарны китергән вакытта кулланучыга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 статьясында күздә тотылганча, товар турында язмача мәгълүмат, товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүматлар бирелмәгән очракта;

  • сыйфатсыз товар сатып алу очрагында язмача претензия белән сатучыга яки җитештерүчегә мөрәҗәгать иткәндә.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  26.1 статьясы нигезендә, кулланучыга түбәндәгеләр гарантияләнгән: 

  • кулланучы, товар үзенә тапшырылганчы, теләсә кайсы вакытта,  тапшырылганнан соң – җиде көн эчендә   товардан баш тартуга хокуклы;

  • товарны китереп биргәндә сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат язмача тапшырылмаган очракта, кулланучы товарны үзенә тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартуга хокуклы;

  • товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаган документ сакланган очракта, сыйфатлы товарны кире кайтарып була. Кулланучының товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаган документы булмау аны бу товарны теге яки бу сатучыдан сатып алуын раслаган башка дәлилләргә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми;

  • кулланучы товардан баш тартканда, сатучы аңа кулланучының килешү буенча түләгән акчасын (сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан барып алу чыгымнарыннан тыш) кулланучы тиешле таләп куйганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш;

  • сыйфатсыз товарны дистанция ысулы белән сатуның нәтиҗәләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының  18 – 24 статьялары нигезендә күздә тотылган нигезләмәләрдә билгеләнгән.

Интернет аша товар сатып алуны хуп күрүчеләргә, күңелгә хуш килгән товар өчен акча күчергәнче, сатучының ышанычлы булуына инанырга киңәш итәбез:

  • интернет аша заказ биргәндә, онлайн-кибетнең абруен барлагыз, сатып алучыларның фикерләрен укыгыз;

  • сайтта оешманың элемтәгә керү өчен мәгълүматлары, юридик затның атамасы һәм виртуаль кибетнең реквизитлары күрсәтелү-күрсәтелмәүгә игътибар итегез. Телефон номерларыннан һәм электрон почта адресыннан тыш башка бернинди дә мәгълүматлар юк икән, уйланырга сәбәп бар дигән сүз:

  • претензияләр кую һәм акчаны кире кайтару ысуллары турында тәфсилле мәгълүматларның булу-булмавын барлагыз;

  • сатып алучыларга тәүлек әйләнәсендә ярдәм итү хезмәтенең булу-булмавын тикшерегез.

Кыскасы, интернет аша үзегезгә кирәкле товар сатып алганда уяу булыгыз!

 Киңәш-табышлы булу өчен сез теләсә кайсы вакытта түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000,ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75,  Саба районында – 884362 2-30-84, Теләче районында – 884360 2-12-55.

Сатып алынган товарларыгыз уңышлы булып чыксын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International