Кулланучылар өчен “Азык-төлекне ничек итеп дөрес сайлап алырга?” дигән акция үткәрдек

2016 елның 8 апреле, җомга

Ризыкны дөрес итеп сайлап алу очсызлырак товар сайлап алу осталыгын аңлатмый. Аның сыйфатына, саклау срогына, ни дәрәҗәдә кирәкле һәм файдалы булуына да игътибар итәргә кирәк.

Органолептик бәяләмә – азык-төлекнең сыйфатын тикшерүдә иң мөһиме әнә шул. Беренче чиратта ризыкларның “тышкы кыяфәте” тел-теш тидергесез булырга тиеш. Дөрес сакламау һәм транспортта җайсыз йөртү аркасында килеп чыккан яньчелгән-ярылган һәм башка кимчелекләре күзгә бәрелеп торган савыттагы ризыкларны алмаска тырышыгыз. Тиз бозыла торган ризыкларны карап алыгыз, яраклылык срогын, шулай ук сакланылышының дөресме-юкмы икәнлеген игътибардан читтә калдырмагыз. Яраклылык срогын кибеттә ябыштырылган этикеткасына карап түгел, ә җитештерүченең этикеткасыннан табыгыз. Җирле җитештерүчеләрнең ризыкларына өстенлек бирегез.

Кибеттә күп кенә очракларда ризыкны органолептик күрсәткечләре буенча тикшереп карап булмый. Аның каравы, җитештерүче ризыкның төрелмәсендә кирәкле барлык мәгълүматларны күрсәтергә тиеш. Ризыкның составын һәрвакытта да бик игътибар белән укыгыз. Саклау срогының зур булуы консервантларның күплеге турында сөйли.

2016 елның 8 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты  һәм «Просто молоко» идарәче компаниясе ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә кулланучылар өчен акция үткәрде.

Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыларга үзләренең нинди хокукларга ия булуларын аңлатты, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште, моңа кадәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән атланмайга дегустация нәтиҗәләре, продукциягә лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча йомгаклау материаллары белән таныштырды. Моннан тыш хезмәткәрләребез сатып алучыларның күп кенә сорауларын җаваплады, үзләренә мөрәҗәгать иткән һәркемгә киңәш-табышлар бирде.

Акциядә кулланучыларны сыйфатлы ризык сайлап алырга өйрәтү төп игътибар үзәгенә алынды. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре спредны атланмайдан ничек аерырга өйрәтү максатында мастер-класс үткәрде.

«Просто молоко» идарәче компаниясе вәкилләре «Филин» люминесцент аппаратын урнаштырды. Шуның ярдәмендә сатып алучыларның һәммәсе үзләре сатып алган атланмайда үсемлек майлары бармы-юкмы икәнлеген бушлай тикшерү мөмкинлеге алды. “Бу приборны сатып алучыга нәрсәне сатып алуын күреп-белеп торуы өчен, халыкны сыйфатсыз ризыклардан йолып калу өчен урнаштырдык”, - ди  «Просто молоко» идарәче компаниясе вәкиле   Людмила Гатауллина.

Шулай ук журналистлар өчен дә махсус тикшерү үткәрелде.  Атланмайны тартмадан чыгарып, контроль үрнәкләр кисеп алынды да аппаратка куелды. Сатып алучыларның күз карашлары шундук «Филин» камерасына төбәлде. Аппарат ризык составында үсемлек маеның барлыгын күрсәтмәде. Гәрчә күпләрне тикшерелә торган майда нормадан тайпылышларның бармы-юкмы икәнлеге бик кызыксындырса да...

Куллану базарында иминлекне тәэмин итү һәм бәяләр, товарлар “ташкынын” мөстәкыйль ерып чыгуга сәләтле кулланучыларның аңын үстерү, аеруча куллану базарындагы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсыз булуын тәэмин итү мәсьәләләре буенча, кулланучыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, җирле җитештерүчеләрнең тоткан урыннарын көчәйтү эше, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә, кулланучылар хокукларын яклау белән шөгыльләнүче барлык структуралар белән берлектә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International