Бүген төзелеш базарлары төзелеш һәм ремонт өчен кирәкле төрледән-төрле материаллар белән шыгрым тулы. Шуңа күрә төзелеш материаллары кытлыгыннан беркем дә интекми. Үзеңә кирәкле төзелеш кирәк-ярагын һәм материалларны сайлап аласы гына кала. Бу очракта сатып алучыга сәүдә кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә башка мәсьәләләрне, шулай ук товарларның төрләрен һәм билгеләнешен үзенең биш бармагыдай белергә тиешле сатучы-консультантның ярдәмгә килүе зарури.
Март ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы “Колорит” ҖЧҖ сәүдә челтәренең структур подразделениеләре һәм кибетләре җитәкчеләре белән “Түгәрәк өстәл” үткәрде. Очрашуда челтәрнең 18 җитәкче хезмәткәре катнашты.
«Түгәрәк өстәл”дә гарантия срогы, яраклылык срогы булган товарларны башкасына алыштыру, кире кайтару мәсьәләләре, товарларның сыйфатына тикшерү үткәрү сроклары каралды.
Әйтергә кирәк, бик җанлы әңгәмә булды. Чарада катнашучылар үзләрен борчыган күп кенә сорауларын бирде, кулланучылар белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу мөмкинлекләре белән кызыксынды. Тәгаенләп әйткәндә, түбәндәге сорауларга җаваплар бирелде.
- Клиент банкасы ачылган, әмма кулланмаган буяуны кире кайтара аламы?Банканы ачкач, буяуның яраклылык срогы кими. Клиентлар еш кына буяуны кулланмауларын, шунлыктан 14 көн эчендә түләнгән акчаларын кире кайтарып бирергә тиешлегебезне тәкрарлый.
- Сатучылар зур габаритлы товарны клиентларының машинасына төяп җибәрүгә бурычлымы? Машина кибеттән еракта тукталып, клиент машинасын якынрак китереп куярга теләмәсә, алар клиентка товарны төяүдән баш тартуга хокуклымы?
- Чекны югалту акчаны кире кайтарудан баш тартуга нигез булып тора алмый. Сатып алучы товарын сатып алу датасын оныткан очракта кассир нәрсә эшләргә тиеш?
Шушы һәм башка сорауларга тәфсилле җаваплар бирелде.
Кибетләр ассортиментында Кире кайтарып булмый торган яки башка үлчәмдәге, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге азык-төлек булмаган сыйфатлы товалар исемлегенә керүче товарлар бар. Кулланучыга буяу, шпатлевка кебек товарларны бик игътибарлы рәвештә сайларга һәм сатып алырга кирәк.
Әңгәмә барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының аерым статьялары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт стандарт комитетының 30.12.1993 ел, № 301 карары белән расланган ОК 005-93 Гомумроссия продукция классификаторы аерым игътибар үзәгенә алынды. Аерым алганда, сатучы турында, товарларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен, товарлар, аларның бәясе турында кирәкле барлык мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы әйтелде.
Бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу өчен эксперт оешмааларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Очрашу сәгать ярымнан артыгракка сузылды. Бу урыннардагы белгечләрнең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләсе белән кызыксынулары турында сөйли. Очрашу бик тә нәтиҗәле, җанлы, “җылы колоритлы” булды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар, кулланучы хокукларын яклау өчен иң элек аларны бик яхшылап белергә кирәк, дигән уртак фикергә килде.