Шәһәребез гипермаркетларының берсендә гадәти булмаган бер акция үткәрелде. Анда атланмай сатып алган һәрбер кеше майның сыйфатын тикшерү мөмкинлегенә иреште. Чыннан да, атланмаймы, әллә үсемлек мае кушылган суррогатмы сатып алуларын белергә теләүчеләр аз булмады. Бу хәлләрне #АльметьевскТВ төшерү төркеме күзәтте.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Просто молоко» компаниясе белән берлектә «Магнит» сәүдә челтәре кибетләренең берсендә кулланучылар өчен акция үткәрде. Кибеттә «Филин» люминесцент аппараты ярдәмендә төрле җитештерүчеләрнең атланмае тикшерелде (составында үсемлек мае бармы-юкмы икәнен белү өчен).
- Дегустация өчен нәкъ менә атланмай сайлап алынды. Сәбәбе – хәзерге вакытта әлеге ризыкның бик еш кына ялганлап җитештерелә торган азык-төлек булып торуы. Икенче сәбәбе – республикага башка төбәкләрдән китерелә торган атланмайларның бәясе шикләнерлек дәрәҗәдә түбән булу, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алина Виноградова.
Савытка май үрнәге урнаштырыла. Май табигый булса, сары төскә кереп яктылык сирпи. Май составында үсемлек майлары булган очракта зәңгәрсу һәм хәтта зәңгәр төскә керә. Дөрес, аппарат ризыкта үсемлек мае микъдары процентын билгели алмый. Ә сатып алучыларның күпчелеген нәкъ менә шул кызыксындыра.
Мондый чаралар төрле сәүдә челтәрләре кибетләрендә даими үткәреләчәк.