Яз җитүгә, кием-салымны тәртипкә китерә башлыйбыз. “Химчистка” турында искә төшерәбез. Әмма “химчистка”дан соң кыйммәтле пәлтә яки куртканың төсе,”кыяфәте” үзгәрүен күреп кенә ни эшләргә белмибез.
Чаллыда яшәүче бер ханым да нәкъ шундый хәлдә калган. Шәһәрдәге “химчистка”ларның берсенә яз-көз киелә торган пәлтәсен чистартырга биргән ул. Тик чистартканнан соң киеменең “тышкы кыяфәте” бозылуын, җиңнәрендә һәм алгы өлешендә кыршылган урыннарын күреп ах иткән.
Яклар судка кадәрге тәртиптә уртак тел таба алмаган әле. Шуңа күрә “Кем гаепле?” - дигән сорау ачык кала. Бәхәсне хәл кылу өчен ханымга компетентлы эксперт оешмаларына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде.
Чаллы территориаль органы “химчистка” хезмәтеннән файдаланучыларга шуны киңәш итә: имзагызны салганчы, квитанцияне әйбәтләп укып чыгыгыз! Чөнки ул көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе белән сезнең арада төзелгән килешү булып тора.