ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко “Татарстан” журналы хәбәрчесе белән әңгәмә корды

2016 елның 15 апреле, җомга

 Игорь Александрович, 1 гыйнвардан Татарстанда күпләп сатучыларның барысы да Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына (ЕГАИС) күчтеме?

- Республикабызда эшләүче күпләп сату оешмалары инде узган елның азагыннан ук үзләре җибәргән барлык товар турында мәгълүматларны системада терки. 1 июльгә кадәр ваклап сату челтәрендә “исәпкә алынмаган” хәмерне (мәгълүматлары системага кертелмәгән хәмер) ничек тә азрак калдыру өчен кирәк бу.

ПОРОШОКЛЫ ШӘРАБНЫ ҺӘМ “КОНЬЯКСЫЗ КОНЬЯК”НЫ БАЗАРГА КЕРТМӘЯЧӘКБЕЗ  

- 1июльдән, ваклап сату өлкәсен системага тоташтыргач, хәмерне җитештерү һәм сату максималь дәрәҗәдә легальләшәчәк, әлбәттә инде, салым базасы да артачак. Салым түләтүчеләр белән сатучылардан башкалар үзгәрешләрне сизәрме икән?

 

- Әле күптән түгел генә  “Росалкогольрегулирование” җитәкчесе  Игорь Чуян, күбесе инде алдан ук эшләп куелганлыктан, Татарстанда үзгәрешләр әлләни сизелмәстер, дигән фикер әйтте. Инде моннан 20 ел элегрәк үк ТР Президенты карары нигезендә хәмер тармагының барлык заводлары да  “Татспиртпром” холдингына берләштерелеп, хосусыйлаштыру башланганнан соң бандитларның заводларны бүлешә алмыйча “азаплануларына” нокта куелды. Нәкъ менә шул чагында Дәүләт алкоголь инспекциясе оештырылды да инде. 2005 елда аңа кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләр дә бирелде.

Россиядә  ЕГАИСны 2006 елдан бирле кертәләр инде. Ул чагында хәмерне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсен җайга салу белән Федераль салым хезмәте шөгыльләнде. 2009 елда бу функция махсус оештырылган федераль органга тапшырылды. Татарстан җитештерүчеләре инде күптән ЕГАИС нигезендә эшли, ә күпләп сатучылар өлешчә генә тоташтырылган иде: хәмер партияләренең кайберләре исәпкә алынмады. Әмма республикага кертелә торган хәмернең һәр партиясе безнең тарафтан, һичшиксез, тикшерелеп килә. Республикада күпләп сату компанияләре күп түгел, безнең хезмәткәребез көн саен һәр складта булып кайта. Безнең материаллар нигезендә Мәскәү яны һәм Төньяк Кавказ җитештерүчеләренә карата берничә җинаять эше кузгатылды. Хәзер Ставрополь төбәгендә, Краснодар краенда, Кавказ республикаларында Татарстан өчен продукцияне аеруча тырышып, җиренә җиткереп әзерлиләр. Чөнки продукция маркасын гына түгел, сыйфатын да тикшерәчәгебезне беләләр. Безнең базарда порошоклы шәрабка һәм “коньяксыз коньяк”ка урын юк.

КАССА АША ЧЫГАРЫЛГАН ЧЕК – ҮЗЕ ҮК  ГАРАНТИЯ ДИГӘН СҮЗ

Сатып алучылар акчасын түләгәнче үк хәмернең легальме-түгелме икәнлеген белә аламы?

- Чекның касса аша “чыгуы” - инде үзе үк гарантия дигән сүз. Хәмер системада учетка алынмаган яки ниндидер зыян килү аркасында маркасы “укылмый” икән, касса аппараты бу шешәгә чек  чыгармаячак. Фәкать заводтан кибет киштәсенә кадәрге “юлы” ЕГАИСта чагылдырылган шешә генә сатыла алачак. Чекка юлның “ябылуы” турында сигнал автомат рәвештә барлык контрольлек органнарына тапшырылып, мондый шешә кибеткә безнең килеп төшүебезне көтәчәк. Тикшерүне нәкъ менә шуннан башлаячакбыз. Әгәр ул кая да булса юкка чыкса, предприятие лицензиясеннән мәхрүм калачак.

 СКЛАДЛАРДА 20 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР ТӘРТИП САЛЫНЫРГА ТИЕШ

- Сыра акциз салына торган товарга әйләнерме икән? Бу хакта бик күп сүзләр ишетергә туры килә.

- Сыраны акциз маркалары белән сату турында бернинди дә карар юк һәм булмас та кебек.

Ваклап сату өлкәсе һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре инде 1 июльгә кадәр үк тест режимында ЕГАИСта эшли ала. Татарстанда мондый мөмкинлектән файдаланучылар күпме?

- Республикабызда ваклап сату предприятиеләренең  98 проценттан артыграгы системага тоташтырылган инде. 16 мартка нибары 104 предприятие (барысы да Казанда) тоташтырылмыйча калган. Шуның  57 се, узган елда сатып алынган товар калдыкларын сатып бетергәч, хәмер сату эшчәнлеген туктатырга ниятли. Аларның моңа хокукы бар. Шәһәрләр һәм зур торак пунктлардагы (халкы 3 меңнән артып киткән) барлык ваклап сату оешмалары, милек формасына, сәүдә залы мәйданы, товар әйләнеше күләменә бәйсез рәвештә,   ЕГАИСка тоташып, 1 гыйнвардан сатып алынган (әмма сатылган түгел) хәмер продукцияләрен шунда теркәргә тиеш иде. Әмма Хөкүмәт бу срокны 20 апрельгә күчерде. Чөнки ел башына Россия буенча ваклап сату предприятиеләренең яртысыннан кимрәге генә ЕГАИСка тоташтырылган булып чыкты. Ел башыннан 31 мартка кадәрге чорда  сатып алынган барлык хәмер продукциясе турында мәгълүматларны 20 апрельгә кадәр системага кертүчеләргә штраф салынмаячак. Ягъни инде 20 апрельгә үк складларда тәртип урнаштырылырга тиеш. Ә ЕГАИС аша ваклап сату 1 июльдән башлана.

ЫШАНЫЧЛЫ КИБЕТ ЭЗЛӘГЕЗ

Халкы 3 меңнән кимрәк булган торак пунктларга  ЕГАИС мәҗбүри түгел. Димәк, аларга үзеңнең аракың белән барырга каламы?

- Ышанычлы кибетне эзләргә кирәк булачак. Һәр авылда диярлек райпо кибете бар яки күчмә сәүдә эшли. Күчмә сәүдә графигы, халыкның нәкъ менә райпо машинасы килгәнлеген белеп тору өчен, хакимият бшлыклары тарафыннан раслана. Райпо булмаган районнарда муниципалитет күчмә сәүдә өчен эре эшмәкәрне билгели. Монысы да  - контрольлекнең бер төре. Чөнки авылда легаль булмаган аракыны асылда китереп саталар бит: үзләренең машиналарыннан саталар да тиз генә китеп тә баралар.

Хосусый эшмәкәрләргә әнә шундый ышанычлы кибет белән эшләве отышлырак. Әмма анда  -  тулы контрольлек: килешү нигезендә кибеткә һәм складка “көтелмәгән” тикшерүләрнең килеп төшүе, закон бозган өчен  - штрафлар һәм килешүне өзү күздә тотылган.

 ШТРАФЛАРНЫ АРТТЫРЫРГА ИСӘПЛИЛӘР

- ЕГАИС кертелгәч, шәһәрләрдә легаль булмаган хәмерне җәмәгать туклануы предприятиеләре аша сату очраклары артмасмы?

- Чыннан да, җәмәгать туклануы предприятиеләре алдына товар сату буенча мәгълүматларны ЕГАИСка тапшыру бурычы куелмаган. Аларга фәкать товарның сатып алынуын гына чагылдырырга кирәк. Әмма без хәзер легаль булмаган хәмерне затлы рестораннарда түгел, ә юк-бар “рюмочная”ларда ачыклап, табып киләбез. Берничә ел эчендә аларның санын сизелерлек киметтек. Торак йортларда урнашканнарын япканчы, атнасына 2-3әр шикаять ала идек. 2015 елның икенче яртыеллыгында нибары ике шикаять керде: берсе - “Халык контроле”нә һәм тагын берсе - безнең “Кайнар линия”гә.

- Ваклап сату өлкәсен ЕГАИСка тоташтыргач, легаль булмаган хәмер тагын кая “китәр” икән?

- ЕГАИСка тоташтырылмаган, лицензиясез эшләүче нокталарга. Легаль булмаган хәмер белән сәүдә итү мөмкинлегенә кызыгучылар лицензия алмый. Юридик зат булып тормаган хосусый эшмәкәрләр өчен штрафлар күләме әлегә бик кечкенә. Легаль булмаган бик күп эчемлек таксистлар, “мәйханәчеләр” аша сатыла. Интернет аша сатучылар, бигрәк тә мәрхүмне искә алу мәҗлесе, туй, юбилей кебек массакүләм чараларга хәмерне “теләсә кайда, теләсә кайсы вакытта” китереп бирергә әзер. 2015 елда республикада хәмер базары өлкәсендә закон бозган өчен йөзгә якын җинаять эше кузгатты. Елына 5-6 тапкыр “эләгүчеләр” дә бар.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасы хәмер сатуда закон бозган өчен штрафны миллион сумга кадәр җиткерү турында закон проектын карый. Әлегә исә күп дигәндә – 4-5 мең сум күләмендә административ штраф. 2 миллион сумнан артыграк суммага хәмер партиясе саткан өчен генә  җинаять җаваплылыгына тарту турындагы норманы юкка чыгару планлаштырыла.  Күләменә бәйсез рәвештә, суррогат хәмер җитештерү, аны җибәрү һәм сату җинаять булып саналачак.

МЕНӘ ШУЛ ЧАГЫНДА ТИКШЕРҮ БЕЛӘН КИЛЕП ТӨШӘРБЕЗ...

- Димәк, сатучыдан ваклап сатуга лицензиясе бармы-юкмы икәнлеген белешкәч кенә хәмерне сатып алырга кирәк. Ә ул сине “өч хәрефкә” озатса?

- Закон буенча сатып алучы лицензияне тикшерүгә, товарга документларны: товар җибәрүче турында мәгълүматлардан торган товар-транспорт накладноен, товарны озату документларын (сыйфат сертификаты яки таныклыгы, техник шартлар, техрегламент) карауга хокуклы.

 Әлбәттә инде, сатучы администраторны чакыртып, сездән тикшерүегезнең максатын белешәчәкләр, көндәшләренең мәкерлекләре генә түгелме икәнлегенә инангач, документларын күрсәтәчәкләр. Элегрәк документларны күрсәтмәүгә бик күп шикаять алына иде. Хәзер исә сатучылар товар турында мәгълүматлар тапшырмаган өчен җаваплылык турында беләләр. Кайда да булса бу хакта онытып җибәргәннәр икән, безгә мөрәҗәгать итегез: тикшерү белән шунда килеп, аларның исләренә төшереп китәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International