“Алсу” ҖЧҖдә семинар-уку булып узды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы системалы төстә кулланучылар хокукларын яклау турында законнар буенча укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәреп килә. 2016 елның 26 апрелендә “Алсу” кибете” хезмәткәрләре өчен семинар-уку уздырылды.

Семинар барышында азык-төлек товарларын сату тәртибе аңлатылды, сатып алучыларның әлеге өлкәдә еш очрый торган шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре каралды, аларны карап тикшерү тәртибе аңлатылды. Кулланучыга теге яки бу товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, сатучы, товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында мәҗбүри, дөрес мәгълүматларның күрсәтелү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен ничек итеп дөрес тутырырга һәм урнаштырырга икәнлеге аңлатылды. Моннан тыш семинарда катнашучылар игътибарына сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасының югары дәрәҗәдә булу һәм кулланучылар белән низаглы хәлләргә юл куймау, кибетнең эш режимын үтәү зарурилыгы җиткерелде.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны башкасына алыштыру (кире кайтару), таләпләр кую сроклары, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге турында мәсьәләләр каралды.

Әлеге чараны үткәрү барышында сәүдә челтәренә җибәрелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты буенча гына түгел, бәлки социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының бәяләре һәм алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе буенча да фикер алышу булды.

Чарада катнашкан барча кешегә мәгълүмати-хокукый материаллар: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, «Контрольная закупка»  журналы, шулай ук киңәш-табыш алу өчен элемтәгә керү максатында телефон номерлары күрсәтелгән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International