“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4 статьясы нигезендә, сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш.
Әмма, кызганычка, сатучылар арасыннан кайберләре законга төкереп карый. Кулланучылардан алынган гаризалар нигезендә үткәрелә торган планнан тыш күчмә чаралар нәтиҗәләре әнә шундый нәтиҗә чыгаруга китерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы 2016 елның беренче кварталында гына да планнан тыш 12 тикшерү үткәреп, шулар барышында закон бозуның 22 очрагын ачыклады, шул исәптән яраклылык срогы чыккан барлыгы 34440 сумлык азык-төлекнең кибет киштәләрендә искереп ятуын билгеләде. Ягъни барлык очракларда да гаризаларда күрсәтелгән фактлар расланды.
Моңа бәйле рәвештә, яраклылык срогы чыккан ризык хуҗасына әйләнмәс өчен, берничә киңәш биреп үтәсебез килә:
Ризыкны очраклы сатучылардан түгел, ә махсус сәүдә объектларында гына сатып алыгыз. Сатучы үз оешмасы атамасын, аның урнашу урынын (юридик адресы) һәм эш режимын сатып алучы игътибарына җиткерергә тиеш. Сатучы – хосусый эшмәкәр дәүләт теркәвенә алынуы турында һәм аны теркәүгә алган орган атамасы турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Киоскларда, павильоннар, ярминкәләрдә һә.б сәүдә иткәндә әнә шундый мәгълүматларның сатып алучы игътибарына җиткерелүе кирәк.
Сатучының товарны саклау шартларын (әйтик, товарны саклауның температура режимын) ни рәвешле үтәвенә игътибар итегез.
Товарны җитештерү датасын, яраклылык срогын җентекләп укып чыгыгыз. Җитештерү датасының бик вак хәрефләр белән язылу очракларын исәпкә алып, кибеткә барганда, сумкагызга лупа салырга онытмагыз.
Азык-төлек товарларының сыйфатына шикләнсәгез, сатучыдан товарның чыгышын һәм сыйфатын раслаган документлар таләп итегез.
Сатучы сатып алучының таләбе буенча түбәндәге документларның берсен күрсәтергә тиеш:
- сертификат яки туры килү турында декларация;
- сертификатның төп нөсхәсе хуҗасы, нотариус яки сертификатны биргән товарларны сертификатлаштыру органы раслаган сертификат күчермәсе;
Җитештерүче яки товар җибәрүче (сатучы) тарафыннан рәсмиләштерелеп, товарның һәр атамасы буенча билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау турында мәгълүматлардан (туры килү сертификатының номеры, аның гамәлдә булу срогы, сертификатны биргән орган яки туры килү турында декларацияне теркәүгә алу номеры, аның гамәлдә булу срогы, декларацияне кабул итеп алган җитештерүче яки товар җибәрүче (сатучы) атамасы һәм аны теркәгән орган) торган товарны озату документлары. Бу документлар, адресын, телефонын күрсәтеп, җитештерүче (товар җибәрүче, сатучы) имзасы һәм мөһере белән раслана.
РФ Гражданлык кодексының 503 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы, үз теләгенә карап, сыйфатсыз товарны сыйфатлы товарга алыштыруга яки товар бәясен тиешенчә киметүләрен таләп итүгә хокуклы. Сатып алучының әлеге таләпләр кую урынына ваклап сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә дә хокукы бар. Сатучы кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтарып биргәндә товарны тулысынча яки өлешчә куллану, товар рәвеше югалу һ.б. аркасында товар бәясе күпмегә кимесә, шул сумманы тотып кала алмый. Сатучы сатып алучыга касса чегы яки товар чегы яисә товарга түләгәнлекне раслаган башка документ биргән вакыттан башлап, ваклап сату-алу килешүе тиешенчә төзелгән булып санала. Аның булмавы сатып алучыны килешү төзегәнлеген раслау өчен шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
Киңәш-табышлы булу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында – 884368 2-44-03, Кукмара районында – 884364 2-60-75, Саба районында – 884362 2-30-84,Теләче районында – 884360 2-12-55.