ТЫНЫЧЛЫК, ХЕЗМӘТ, МАЙ

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Яз – гаҗәеп чор. Табигать уяна, бездә дә яктылыкка, матурлыкка омтылыш көчәя. Күңелебезне, торагыбызны тәртипкә саласы килә.

Язгы чорда авыл кешесенең эш-мәшәкатьләре бигрәк тә күп. Йорт-җирне яңартасы, капка буйыйсы, җимеш агачларын тәртипкә китерәсе, киез итекләрне саклауга куясы... Моның өчен махсус товарлар сатып алырга кирәк. Тик менә аларны ничек кенә дөрес итеп сайлап аласы?

Тукай районында яшәүче берәү Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә нәкъ менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.

“Язгы эшләргә җиренә җиткереп әзерләндем, - диде кулланучыбыз. - Комсомол базарында кирәкле барлык товарлар: тимер буявы, агачларны корткычлардан саклау өчен махсус катнашма, киез итеккә бөркү өчен спрей сатып алдым. Боларга үзем өчен  шактый ук зур суммада акча чыгардым (пенсионер инде мин). Тик буяу савытын ачкач, төсенең  банка капкачындагы үрнәк төсенә туры килмәвен күреп кәефем кырылды. Ул гынамы, агачлар кәүсәсенә сылау өчен билгеләнгән катнашманы да кирәгеннән күбрәк алып ташлаганмын икән әле. Шуңа күрә  буяуны башкасына алыштырмакчы, катнашманы кире тапшырмакчы булып, янә базарга юл тоттым. Буяуны теләр-теләмәс кенә булса да башкасына алыштырып бирделәр-бирүен, тик катнашманы кире алудан баш тарттылар. Бу очракта кем хаклы, кем гаепле икәнен аңлатып бирә алмассызмы?”

Бүлек белгечләре аңа квалификацияле җавап бирде. Аның сезгә дә файдасы тими калмастыр.

“Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында”  19 гыйнвар, 1998  ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары һәм Кире кайтарып булмый торган һәм башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, азык-төлек булмаган сыйфатлы  товарлар исемлеге (7 п.) нигезендә, көнкүреш химиясе товары, пестицидлар һәм агрохимикатлар өчен, бу очракта  - “агач кәүсәсенә сылау максатындагы махсус средство” өчен түләнгән акчаны кире кайтарудан бик дөрес баш тартылган. Буяу исә, төсе яраксыз булып чыкканлыктан (ягъни товарның сыйфатсыз булуы), яңа товарга алыштырылган.

P.S. Көнкүреш химиясе товарларына шулай ук торакны, мебель, савыт-саба, көнкүреш җиһазлары, йорт кирәк-яраклары, эчке кием, кием-салым, аяк киеме, автомобильне карап тоту, юу-чистарту средстволары; җилем, лак, буяу һәм башка лак-буяу әйберләре; көнкүреш максатында кулланылу өчен билгеләнгән дезинфекция средстволары һәм көнкүрештә бөҗәкләр, корткычларга каршы көрәшү өчен билгеләнгән средстволар; көнкүреш шартларында ремонт һәм бизәү эшләре өчен билгеләнгән химик матдәләр, аларның кушылмалары һәм алардан ясалган әйберләр, шундый ук башка товарлар керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International