Шәһәр җете шарларга, транспарантлар һәм чәчәкләргә күмелде. Яз һәм хезмәт бәйрәме җиткән бит! 1 Май - өлкәнрәкләребезнең балачагын сагындыра торган бәйрәм. Советлар чоры баласы көтеп алган бәйрәм! Әтиеңнең иңбашына утырып, иң бәхетле, иң якланулы итеп тою мөмкинлеге биргән бәйрәм!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы коллективы да, күп еллык традицияләрне дәвам иттереп, бәйрәм рухын тою, онытылмас тәэсирләр алу өчен шәһәребезнең хезмәт ияләре демонстрациясендә катнашты.
Профсоюзлар федерациясе һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге оештырган бәйрәм чарасында предприятиеләр һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары, милли җәмгыятьләр, югары һәм махсус урта уку йортлары вәкилләре, автомобиль төзүчеләр шәһәре ветераннары сафларга тезелеп үтте. Шәһәр мэры Наил Мәгъдиев Чаллыда яшәүчеләргә, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап, бердәм һәм хезмәт сөючән булулары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең илдә 1 Май язгы җылылык, туганнар һәм дусларның очрашу шатлыгы белән сугарылган иң матур бөтен халык бәйрәме булды һәм шулай булып кала. Бер гасырдан артыграк тарихы дәверендә Беренче Май бәйрәменең асылы үзгәрмәде: хезмәт кешесен хөрмәт итү бу! Беренче Май хаклы рәвештә изге башлангычлар, якты өметләр һәм хезмәткә зур ихтирам символы булып кала. Уңышлар һәм казанышларыбыз безнең һәркайсыбызга, Чаллыбызны тагын да яхшырак һәм күркәмрәккә әйләндерү өчен куйган тырышлыгыбызга бәйле”, - диде ул, шәһәр халкын сәламәләп.