Гражданнарның хокукый яктан аңлы-белемле булуы җитештерүченең үзенә йөкләнгән бурычларны яхшырак үтәвенә китерә

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

 Җәмгыятебезнең күпчелек өлеше үз хокукларын әйбәт белеп, аларны яклаудан курыкмаса, җитештерүче базарга бары тик сыйфатлы товар гына җибәрәчәк, сатучылар да тиешле техник регламентлар һәм гамәлдәге закон нормаларына туры килә торган товарлар гына сатачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрде.

Әлеге дәресләрнең максаты – кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча балаларның хокукый аңын үстерү. Дәресләр барышында укучыларга, конкрет мисаллар китереп,  кулланучылар хокукларын яклау турында төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының санга сугылмаган хокукын ничек итеп мөстәкыйль рәвештә яклый алуы җиңел генә телдә аңлатылды.

Балаларга ничек итеп  сатучыга претензия рәсмиләштерергә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатылган материал, товар сату, хезмәтләр күрсәтү буенча белешмәлекләр өләшенде.

Шулай итеп, лекцияләр ярдәмендә балалар куллану белемнәре нигезләренә төшенде, шулай ук территориаль орган хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, аларга тулы җаваплар ишетү мөмкинлеге алды.

Территориаль оран хезмәткәрләре укучыларның гына түгел, педагогларның да кулланучылар хокукларын яклау темасы белән актив төстә кызыксынуларын белеп торган хәлдә даими нигездә әнә шундый лекцияләр һәм семинарлар үткәреп килә.

Әлмәт территориаль органы массакүләм мәгълүмат чараларында танып белү характерындагы язмалар да бастыра әле. Мондый язмаларда сыйфатсыз товарга түләнгән акчаны дөрес итеп  ничек кире кайтарып алырга, бәхәсле хәлләр килеп туганда кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, суд тикшерүе тәртибе һ.б. аңлатыла.

 Әйтергә кирәк, соңгы елларда кулланучы буларак үз хокукларын якларга карар итүче гражданнарыбыз саны көннән-көн ишәя.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International