Лениногорскида – милли аш-су көннәре

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

19 майда Лениногорск шәһәрендә «Татнефть-УРС» ҖЧҖнең Лениногорск филиалы 10 һәм 1 нче ашханәләрендә Милли аш-су көне үткәрелде. Әйтергә кирәк, предприятиеләр ашханәләрендә милли аш-су көне ел саен үткәрелеп, халыкта бик зур кызыксыну уята. Бу көнне меню билгеле бер халыкның милли аш-суларыннан гына тора, дегустация өстәлләре булдырылып, ашханәгә килгән барча кешегә менюга керми калган ризыкларның тәмен татып карау мөмкинлеге тудырыла.

Бәйрәмнең чиртаттагысы 1 нче ашханәдә  - татар, 10 нчы ашханәдә – мордва халкының милли аш-суларына багышлап үткәрелде. Ашханәләрдә пешекчеләр халыкны милли киемнәр киеп каршы алды, тирә-юньдә халык җырлары яңгырап торды, милли традицияләр күрсәтелде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. “Без күп милләтле дәүләттә яшибез бит. Бер-беребезне никадәр якынрак белсәк, төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре арасында үзара ихтирам шуның кадәр көчлерәк булачак”, - дигән сүзләребез ашханәгә килгән халыкның күңеленә сары май булып ятты. Территориаль орган хезмәткәрләре халык белән әңгәмә корды, киңәш-табышларын бирде һәм кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.

Ашханәгә килүчеләр, рәхәтләнеп, оста куллы пешекчеләр әзерләгән ризыкларның тәмен татыды, күңелләренә аеруча ошаганнарын сатып алды. Аш-су осталарының милли аш-су көннәре уздыру тәкъдимен һәрвакыт зур канәгатьлек хисе белән кабул итүләрен дә әйтеп узарга кирәк.

Милли аш-су – күп гасырлык традицияләр укмашы. Аның серләре саклык белән генә буыннан-буынга тапшырылып килә. Ашханәгә йөрүчеләр исә  мондый чараларга ияләшеп, киләсендә пешекчеләрнең нинди затлы ризыклар белән сөендерәчәген көтә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International