Быелның май аенда бер кулланучыбыз яңа фатирына күркәмлек өстәү өчен Казан шәһәрендәге кибеттән декоратив тәлинкә сатып алган. Тик тәлинкә интерьерга бигүк килешле булып чыкмаган. Сатуда башка төстәгесенең булмавы сәбәпле, кулланучы сатып алучыдан түләнгән акчасын таләп иткән. Әмма сатучы, күзен дә йоммыйча, товарның башкасына алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә керүе, шуңа күрә түләнгән акчасын да кире кайтару мөмкинлегенең юклыгы турында әйткән.
Сатып алучы югалып калмаган: сатучының хаклы булу-булмавын ачыклау өчен, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Зеленодол территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итте ул. Бүлек белгечләре аңа Кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, тиешенчә сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенең 6 пунктында (РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55) ризыкка тәэсир итә торган эшләнмәләр һәм материаллардан, полимер материаллардан эшләнгән әйберләрнең, шул исәптән бер тапкыр гына кулланыла торган әйберләрнең генә күздә тотылганлыгын аңлатты.
Ә бу очракта нәрсәне дә булса бизәү өчен кулланыла торган декоратив тәлинкә турында сүз бара. Димәк, аңа исемлекнең әлеге пункты кагылмый, дигән сүз. Шулай итеп, кулланучы, белгечләребездән әнә шушы мәгълүматларны ишеткәч, сатучыга кабат мөрәҗәгать итте. Бу юлы сатучы үзенең хаксыз булуын шундук танып, кулланучыга тәлинкә өчен түләнгән акчасын кире кайтарып бирде.
Кулланучы мәсьәләнең әнә шулай үзе өчен бик тә уңай хәл ителүеннән, әлбәттә инде, канәгать калды.