Чебешләрне көзен саныйлар, ди халык мәкале. Әмма кулланучы аларны сатып алганнан соң ук санап карамакчы булган. Тик очына гына чыга алмаган.
Бүлек белгечләре кулланучыны игътибар белән тыңлаганнан соң “Чаллы бройлеры” ҖЧҖнең чебиләр сатучысына киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Шулай итеп, алар товар, аны транспортта йөртү-ташу кагыйдәләре, кош-корт асрау һәм үрчетү буенча тулы мәгълүматлар алуга иреште. Моннан тыш алар сатучының кош-кортның сәламәт булуы турында ветеринария белешмәсен дә биреп җибәрергә тиешлеген белде.
Терлек, кош-корт һәм үсемлекләр сату “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19 гыйнвар, 1998 ел, N 55 РФ Хөкүмәте карары нигезендә җайга салынган. Анда терлек, кош-корт һәм үсемлекләр сатуның түбәндәге үзенчәлекләре билгеләнгән:
-сатуга тәкъдим ителгән терлек, кош-корт һәм үсемлекләр турында мәгълүматларда аларның төре атамасы, асрау һәм үрчетү үзенчәлекләре турында күрсәтелергә тиеш;
- сатып алучыга товар белән бергә товарны турыдан-туры саткан затның имзасы белән товар чегы тапшырыла, анда терлек, кош-корт яки үсемлекләрнең төре атамасы һәм аларның саны, сатучы исеме, сату датасы, бәясе; бу Кагыйдәләрнең 78 пунктында күрсәтелгән документлар арасыннан берсенең номеры һәм датасы турында мәгълүматлар (кыргый хайван яки кыргый үсемлек сатканда) күрсәтелергә тиеш; авыл хуҗалыгы өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән, терлек, кош-кортның сәламәт булуын раслаган ветеринария белешмәсе (ветеринария белешмәсе) тапшырыла.
Шулай итеп, “Чаллы бройлеры” ЯАҖ тарафыннан бройлер чебиләре сатуның барлык кагыйдәләре үтәлгән булып чыкты. Сату бүлеге менеджеры, кулланучы чебиләрне транспортта йөртү-ташу кагыйдәләрен бозган, бу аларның күпләп үлүенә китергән булса кирәк, дип гөманлады.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аңлатуынча, мондый очракта кулланучы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итеп бәяләмә алырга мөмкин. Ветеринария белешмәсендә кош-кортның сәламәт булмаганлыгы күрсәтелсә, кулланучының сатучыга дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итеп, чебиләргә түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокукы бар.