Гражданнарны күчмә кабул итү, республикабызда яшәүчеләр белән турыдан-туры аралашу чарасы буларак, бик кирәкле һәм мөһим чара булып тора. Чөнки ул авыл-бистә хакына җыелган проблемалары турында турыдан-туры сөйләү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органнары хезмәткәрләреннән киңәш-табыш алу, шулай ук гражданнарыбызның кулланучы буларак санга сугылмаган хокукларын урыннарда торгызу мөмкинлеге бирә.
Май аенда гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысы барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә Васильево авыл җирлегендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. “Күзлеккә заказ биргән идем. Кысасына да, пыялаларына да – шул бер үк салонда. Кысасы сатып алган көнне үк чатнады. Салонда күзлек кысасының кимчелекле булуы белән килештеләр-килешүен. Тик менә пыялалары өчен түләнгән акчамны гына кире кайтарудан баш тарттылар. Янәсе, пыяланың кимчелеге юк, ә Сату кагыйдәләрендә, сыйфатлы булган очракта, кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган товарлар исемлеге күздә тотылган. Миңа бу пыялалар белән нишләргә соң инде? Алар бит теге кыса өчен генә эшләнгән...”, - дип моң-зарын түкте ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре ханымга, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 134 статьясы нигезендә, уртак билгеләнеше буенча куллануны күздә тоткан төрле әйберләр бербөтен әйберне хасил иткән очракта, бу әйберләр бер әйбер буларак карала, дип аңлатты. Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы кулланучы ягына баса. Аның нигезендә, кулланучы сыйфатсыз товар сатылу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы. Зыян, кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен, законда билгеләнгән срокта капланырга тиеш. Кулланучы товарда кимчелекләр ачыклаган очракта, бу кимчелекләр турында сатучы алдан кисәтеп куймаганда, шул исәптән, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.
Моннан тыш әлеге мәсьәләне оператив төстә хәл кылу өчен кулланучы күзлеккә заказ биргән салон хезмәткәрләре белән әңгәмә дә үткәрелде. Нәтиҗәдә Васильево авыл җирлегендә яшәүче ханымга товар өчен түләнгән акчасы кире кайтарып бирелде.
Кадерле кулланучыларыбыз! Куллану өлкәсенә кагылышлы проблемаларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итегез! Аларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Мондый проблемаларны хәл кылу – һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе контрольлегендә.
Әлмәт территориаль органы, активлык күрсәтеп, шәхсән үзегезгә кагылышлы, шулай ук теге яки бу торак пунктта яшәүчеләрнең күпчелегенә кагылышлы проблемалар турында сөйләү мөмкинлегеннән файдаланырга тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнар белән төрле форматта, шул исәптән видеоконференция форматында очраша һәм аларны кабул итә. Әйтик, 2016 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ф.Г. Хамматов тарафыннан Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында яшәүче гражданнарны видео-кабул итү оештырылачак. Габдрахман авыл җирлегендә яшәүчеләргә әлеге мөмкинлектән файдаланып, югары дәрәҗәдәге җитәкчегә үзләренең проблемалары белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.
Мондый очрашуларның файдасы бик зур. Алар турыдан-туры урыннарда халыктан объектив мәгълүмат алу һәм гражданнарга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.