Бер-ике дистә ел элегрәк халык ризык һәм товарларны асылда базарлардан сатып алу ягын карый иде. Ә хәзер кулланучылар төрле супермаркетлар һәм сәүдә үзәкләренә өстенлек бирә башлады. Әмма базарларга да ихтыяҗ бар. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә. Тик кайберләребез сәүдә кагыйдәләре һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү законнары супермаркетларда гына гамәлдә булып килә, дигән ялгыш фикердә тора. Чөнки аларда касса чеклары һәм товар чеклары бирелә, ә базарда – юк, имеш.
Җәй җитүгә, кием-салым, аяк киемен яңарту омтылышы көчәя. Аеруча туташ-ханымнарыбызга тагы да күркәмрәккә әйләнү теләге тынгылык бирми. Алар шул теләк белән шәһәрнең үзәк базарларына агыла да агыла... Базарда товар сатып алганда үз хокукларыңны ничек якларга, дигән сорау белән “Кайнар линия”гә мөрәҗәгать итүчеләрнең артуы да шуңа бәйле.
Базарда да, кибеттәге кебек үк, сыйфатсыз товарны яки ризыкны башкасына алыштыру һәм аны кире кайтару, хәтта түләнгән акчаны кире кайтарып алу, китерелгән зыянны түләтү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкин. 2016 елның биш аенда гына да Чаллы территориаль органына гражданнардан сәүдә өлкәсенә кагылышлы 2600 дән артыграк мөрәҗәгать алынды.
Базарда сатып алынган кием-салым яки ризык сыйфатсыз булып чыкканда, нишләргә? Шундук сатучыдан брак өчен түләнгән акчаны кире кайтаруын яки аны сыйфатлы товарга алыштыруын таләп итәргә! Теге яки бу товарны сатып алуыгызны раслаган чек бирелмәсә дә таләп итәргә!
Беренчедән, товарны нәкъ менә шушы сатучыдан сатып алуыгызны расларга кирәк. Шаһитларның күрсәтмәләре, сатучының билгесе яки мөһере урын алган төрелмә яки язмача гарантия йөкләмәләре, гомумән, теләсә нинди дәлил китерү законлы булачак.
Икенчедән, таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тарту очрагында, товарны сатып алуыгызны дәлилләгән барлык документларның күчермәләре белән, язмача претензия булдырып, шуны сатучыга тапшырырга. Претензия, Кулланучылар хокукларын яклау турында законның 18 статьясындагы 1 пункты нигезендә, ике нөсхәдә төзелә. Кулланучы, үз теләгенә карап, Законда күздә тотылган таләпләрнең берсен сайлап алып, шул таләпне сатучыга куярга тиеш:
- шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алыштыруны таләп итәргә;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модель һәм (яки) артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгаруны яки кулланучы яисә өченче затлар тарафыннан кимчелекләрне юкка чыгару чыгымнарын каплауны таләп итәргә;
- сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманың кире кайтарылуын таләп итәргә.
Претензиянең бер нөсхәсе, сатучының имзасы һәм мөһере белән, кулланучыда кала. Сатучы претензияне кабул итү һәм раслаудан баш тартса, базар администрациясенә мөрәҗәгать итү фарыз.
Өченчедән, кулланучы белән сатучы арасында кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс килеп чыкса, экспертиза үткәрү шарт. Экспертиза, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, сатучы хисабына үткәрелә. Экспертизаны сатучы үткәреп, экспертиза нәтиҗәсе товардагы кимчелекләрнең механик тәэсир, дөрес файдаланмау, дөрес сакламау аркасында килеп чыгуын күрсәтсә, кулланучы сатучыга экспертиза чыгымнарын капларга тиеш.
Сатучы таләпләрегезне судка кадәр тәртиптә канәгатьләндерүгә ризалык бирсә, закон буенча моның өчен аңа 10 көн вакыт бирелә (таләп куелган көнне кертеп). Әлеге срокка “сыешмаган” очракта, сатучы, ун көннән соң узган һәр көн өчен товарның гомуми бәясенең 1 процентын түләргә тиеш.
Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сезгә бик матур, кабатланмас һәм сыйфатлы әйберләр сатып алуыгызны, күркәм һәм модалы булып күренүегезне тели. Белгечләребез шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның гамәлдә булып килүен һәм сатып алынган товар үзегезне канәгатьләндермәгән очракта квалификацияле ярдәм күрсәтергә әзер булуларын искәртә.