Семинарлар дәвам итә

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау процессында сатып алучыларның шикаять-мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүгә игътибарны юнәлтү генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең аң-белемнәрен үстерү дә бик мөһим.

Шуны истә тотып, 16 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә хосусый эшмәкәр Г.А.Шәрәфиеваның сәүдә объекты сатучылар өчен семинар үткәрде.

Семинар барышында сатучыларга РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүматлар бирелеп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе белән танышу өчен белешмә материаллар өләшенде.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучыларның аң-белемнәрен үстерү буенча мәгълүматларның бик мөһим бер өлеше сатучыларның үзләре турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү зарурилыгына кагылышлы булды. Бу җәһәттән семинар кысаларында кулланучы өчен мәгълүмат почмакларын, сәүдә объектының тулы атамасын һәм эш вакытын күрсәтеп, алтакталар эшләү-булдыруның төп кагыйдәләре аңлатылды.

Товарларның яраклылык срокларын контрольдә тоту, стендлар эшләү һәм сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен урнаштыру аерым игътибар үзәгенә алынды.

Моннан тыш сатучылар товарлар сатуга, сыйфатсыз товарларны алыштыру һәм кире кайтаруга кагылышлы сорауларын да бирү мөмкинлеге алды. Чөнки бу кулланучылар хокукларын яклау белән бер үк вакытта сатучыларның үзләренә дә зур йогынты ясый.

Территориаль орган хезмәткәре бирелгән барлык сорауларга тулы җаваплар һәм аңлатмалар ирештерде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International