Тагын ирексезләп сатканнар...

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә М.дигән бер ханым үз проблемасын хәл кылуда ярдәм кулы сузуыбызны сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул Казан шәһәрендәге сәүдә объектларының берсендә 26499 сумга, бәясен берничә ай буе өлешләп түләү шарты белән, аш-су әзерләү өчен электр панеле сатып алган. Сатучы аңа товарны сатканда 3974 сумлык өстәмә гарантия-иминиятләштерү кәгазе тутырмыйча гына өлешләп түләүне рәсмиләштереп булмавын аңлаткан. Ягъни М.дигән ханымга бу хезмәт күрсәтү иркесезләп тагылган. Үзенә бик тә кирәкле бу товарга түләү өчен  акчасы җитмәү сәбәпле, ханым әлеге шарт белән ризалашырга мәҗбүр булган.

Территориаль орган хезмәткәре кулланучыга, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезләмәләренә таянып, бу җәһәттән тәфсилле киңәш-табышлар бирде һәм, ирексезләп тагылган хезмәт өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итеп,  претензия хаты язарга булышты.

Безнең белешмә: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының (алга таба  - Закон) 16 статьясы нигезендә, килешү шартлары кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары яки башка хокукый актлары нигезендә билгеләнгән кагыйдәләрдән аермалы буларак, кулланучылар хокукларын кысуны күздә тотса, гамәлдә түгел, дип таныла. Законның 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә, бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) башка товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) белән бергә сатып алырга мәҗбүриләү тыела. Кулланучыга товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) ирекле төстә сатып алу хокукын санга сукмау аркасында китерелгән зыян сатучы (эш башкаручы) тарафыннан тулы күләмендә каплана. Законның 16 статьясындагы 3 пункты нигезендә, сатучының (эш башкаручы) кулланучы ризалыгыннан башка гына түләүле нигездә өстәмә эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә хокукы юк. Кулланучы мондый эшләр (хезмәт күрсәтүләр) өчен түләүдән баш тартуга хокуклы, түләнгән булса, кулланучы сатучыдан (эш башкаручы) түләнелгән суммасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы.

Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 421 статьясы нигезендә, гражданнар һәм юридик затлар килешү төзүдә – ирекле. Килешү төзүгә мәҗбүр итәргә ярамый.

РФ КоАП   14.8 статьясының 2 өлешендә Законның 16 статьясын бозган өчен җаваплылык каралган. Аерым алганда, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә билгеләнгән кулланучы хокукларын кыскан шартларны килешүгә кертү вазыйфаи затларга – бер меңнән ике мең сумга кадәр; юридик затларга  - ун меңнән егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Кулланучы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендә тиешле мәгълүматлар алганнан соң язмача претензия белән сәүдә объектына мөрәҗәгать итте. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә  претензия белдерү тәртибендә кулланучы файдасына хәл ителде: аңа ирексезләп тагылган өстәмә гарантия-иминиятләштерү кәгазе өчен түләнгән акчасы үзенә кире кайтарылды.

М.ханым квалификацияле ярдәм күрсәтелгәне өчен территориаль орган хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде. Берочтан ул кулланучылар хокукларын яклау турында законның эшләвенә дә инанды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International