Әйбәт узсын ялыгыз!!!

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына каникулларын Кара диңгез яры буенда үткәрергә карар кылган бер төркем студентлар мөрәҗәгать итте.

Баксаң, егет-кызлар сәфәргә бер ай кала Чаллыдан Анапага кадәр йөри торган автобуска һәркайсы икешәр мең сум аванс түләп куйган икән.

Тик гаиләсендә ниндидер күңелсезлекләр килеп чыгу сәбәпле туристларның берсе сәфәрдән баш тартырга мәҗбүр булып, түләнелгән аванс акчасын кире кайтару үтенече белән Туристлык компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Ул сәфәргә чыгарга ун көн кала претензия хатын тапшырган. Агентлыкта, үтенечен канәгатьләндерүдән баш тартып кына калмыйча, тупас сүзләр әйтеп, егетнең болай да барлы-юклы гына булган кәефен бөтенләй кырганнар. Шулай итеп, аның, алдан түләп куелган акчасын кире кайтаруда ярдәм итүне сорап, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган.

 Кулланучы белән әңгәмә барышында туристлык компаниясенең туристлар белән килешүләр төземичә, аванс суммасы өчен квитанция бирүе генә аңлашылды.

 Бүлек белгечләре, килеп туган хәлдән чыгу юлын табу өчен, туристлык компаниясенә килеп, фирма җитәкчесе белән очрашты һәм аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны аңлатты.

 32 статья. Кулланучыга эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тарту хокукы бирә.

Кулланучы, килешү буенча эш башкаручының үз бурычларын үтәвенә бәйле рәвештә тотылган чыгымнары өчен түләгән очракта,  теләсә кайсы вакытта эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында килешүне үтәүдән баш тартуга хокуклы.

Фирма җитәкчелеге белән мөрәҗәгатьне кулланучы файдасына карап тикшерү һәм закон нигезендә билгеләнгән срокта язмача җавап бирү турында башлангыч килешүгә ирешелде.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Ялыгызны “баш авырту”ларсыз уздыру өчен тур-операторны бик белеп кенә сайлап алырга, үзләрен яхшы яктан гына таныткан фирмаларга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Иң кирәкле һәм иң мөһим шарт -  ул да булса туристлык хезмәте күрсәтүгә килешү төзү. Агентлык клиентына туристлык продукты, чыгып китү һәм барып җитү вакыты, урыны, яшәү шартлары, юллама бәясе, тормышны иминиятләштерүнең рәсмиләштер-рәәсмиләштерелмәве, килешүне өзү шартлары һ.б. нечкәлекләр турында тәфсилле, дөрес мәгълүматлар бирергә тиеш. Мондый килешү теге яки бу күңелсезлекләрдән йолып калып, сезгә менә дигән ял бүләк итәчәк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International