23 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты белән берлектә берничә чара үткәрде.
Чаралар Биектау районы Үзәк мәдәният йорты фойесында Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләренә күргәзмә-дегустациядән башланды. Күргәзмә-дегустациядә «Молочный комбинат «Касымовский» ҖЧҖ, «Высокогорский пекарь» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Булгарпиво» АҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ, «Завод ПАК ТАЙМ» АҖ кебек предприятиеләр һ.б. катнашты. Чарага килүчеләргә икмәк-күмәч әйберләре, камыр ризыклары, сөт һәм әче сөт ризыклары (шул исәптән кәҗә сөтеннән), хәмер продукциясе, тиз әзерләнелә торган ризыклар – кайнар суга салып кына пешерелә торган боткалар, мюсли, “сухой завтрак”ларның тәмен татып карау мөмкинлеге бирелде.
Күргәзмә-дегустациягә җирле товар җитештерүчеләрнең товарларын сату белән кызыксынган эшмәкәрләр генә түгел, район халкы да килде. Аларның күбесе әнә шундый бик тәмле продукциянең нәкъ менә үзләренең районында җитештерелүенә горурлык хисләре кичерде.
Әлеге чарадан соң юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә Биектау районы куллану базарын үстерү буенча көн кадагына суга торган мәсьәләләр каралды. Җирле җитештерүчеләрнең продукциясен сатудагы проблемалар һәм мондый продукция сатуның өстенлекләре, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының ассортментын һәм бәяләренең тотрыклылыгын тәэмин итү зарурилыгы турында фикер алышу булды. Алкогольле продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны үтәү мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмә ахырында юридик затларны ЕГАИСка тоташтыруның икенче этабына күчерүгә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Предприятиеләргә бу этапта килеп чыгу ихтималы булган проблемалы мәсьәләләрне әзерләү тәкъдим ителде.
Чарада катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча актив төстә фикер алышып, үзләренең тәкъдимнәрен кертте.
Чаралар үткәрү барышында территориаль орган шул ук мәдәният йорты фойесында, гражданнарны куллану базарындагы хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү, кулланучылар һәм сатучыларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләү, кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәдә закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан, консультация пункты эшен оештырды. Әлеге эш барышында гражданнарга кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.
Чаралардан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Биектау районы үзәгендә Бөреле авыл җирлеге һәм Бөреле җәнлек совхозында яшәүче гражданнарны кабул итте. Кабул итүнең буласын инде алдан ук белгәнлектән, чарага әзерләнеп килгән авыл халкы үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, аларга тулы җаваплар ишетте.
Әйтергә кирәк, Биектау районында үткәрелгән чаралар район җитәкчелегенең, хуҗалык итүче субъектлар һәм районда яшәүчеләрнең товарлар, хезмәт күрсәтүләрне куллану базарын үстерү, алкогольле продукцияне цивилизацияле төстә легаль әйләнештә йөртү белән кызыксынуларын тагын бер кат күрсәтте.