2016 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре эш планы нигезендә Арча районы Шушмабаш авылында урнашкан хосусый эшмәкәр С.М.Газизованың «ТПС» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча семинар-уку үткәрде.
Семинарның беренче өлеше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре турында лекция рәвешендә, икенче өлеше – сатучыларның сорауларына җаваплар рәвешендә узды. Очрашуга җыелган халыкка кулланучының сыйфатлы товарга хокукларының законда товарларга карата сәламәтлек өчен куркынычсыз булуын һәм сыйфатын булдырырдай мәҗбүри таләпләрнең билгеләнүе белән тәэмин ителүе җиткерелде. Бу җәһәттән аларга товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), хезмәт итү срогы, яраклылык срогы һәм гарантия срогы кебек төшенчәләр аңлатылды. Сатучылар игътибары шулай ук, низаглы хәлләргә юл куймау максатыннан чыгып, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасын яхшырту мәсьәләсенә дә юнәлдерелде. Семинарда товарларның аерым төрләрен сатуның үзенчәлекләре аңлатылды һәм Башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырылды. Монанн тыш әңгәмә рәвешендә сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру яки кире кайтару сроклары һәм тәртибе, кулланучылар тарафыннан аерым таләпләр кую һәм аларны канәгатьләндерү сроклары турында сөйләп үтелде. Товар сатучыларга эш режимын үтәү һәм кулланучыларга товарлар турында кирәкле мәгълүматлар бирү зарурилыгы искәртелде. Шулай ук социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хаклары кысаларыннан чыкмаска һәм сатудагы товаларның ассортиментын киңәйтергә кирәклеге турында билгеләп үтелде.
Әңгәмә барышында сәүдә хезмәткәрләре ягыннан сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә һәм үзләренең эшчәнлеген гамәлдәге законнар нигезендә алып баруга карата кызыксынулары сизелде.