2015 елның 20 августында Арча районының Казанбаш авылында яшәүче бер ир-ат хосусый эшмәкәр Р.М.Сафинның «Дровосек» кибетеннән хуҗалык эшләре өчен 8000 сумлык эретеп ябыштыру аппараты сатып ала. 2016 елның апрелендә товарны тәүге тапкыр эшкә җигәргә ниятләгәч, аппаратның кабынмавы һәм бернинди дә гамәлләргә “җавап бирмәве” ачыклана. Шулай итеп, быелның 28 апрелендә электр эш коралын гарантия ремонтына тапшырырга туры килә. 70 көн көткәннән соң аппаратның һаман шул ватык килеш ятуы, сатып алучының башын исә буш вәгъдәләр белән катырулары мәгълүм була.
Шул чагында кулланучы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Бүлек белгече кулланучының хокукларын аңлатты, киңәш-табышларын биреп, претензия язарга булышты. Нәтиҗәдә кулланучыга сыйфатсыз эретеп ябыштыру аппараты сыйфатлысына алыштырылды, ихтыярый рәвештә, товар бәясенең бер проценты күләмендә, ремонтлау срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен неустойка түләнелде.
Кулланучы әлеге мәсьәләне хәл кылуда ярдәм кулы сузган бүлек хезмәткәрләре гамәлләренән бик тә канәгать калды.