Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына еш кына: “Интернет-кибет” тән товар сатып алган идек, ә ул кимчелекле булып чыкты. Кимчелеген өйдә, төрелмәсен ачкач кына күрдек. Аны кире кайтарырга мөмкинме икән?” - дигәнрәк сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
Бу сорауга җавап болайрак. Интернет аша товарлар сату товар сатуның дистанция ысулына керә. Әнә шундый түләүле гражданлык-хокукый килешүләреннән килеп чыгучы мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 26.1 статьясы (алга таба - Закон) нигезендә җайга салына.
Законның әлеге статьясы буенча, дистанция ысулы белән сыйфатсыз товарны сатып җибәрү нәтиҗәләре Законның 18 – 24 статьяларында күздә тотылган нигезләмәләргә туры китереп билгеләнгән.
Шул рәвешле “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыклаган очракта, кулланучы, үз теләгенә карап, сатучыга, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәргә, җитештерүче, импортерга түбәндәге таләпләрнең берсен куя ала, тәгаенләп әйткәндә:
шундый ук маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алыштыру таләбен;
сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка маркадагы (шундый ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алыштыру таләбен;
сатып алу бәясен тиешенчә киметү таләбен;
товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бушлай юкка чыгару яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан кимчелекләрне юкка чыгаруга тотылган чыгымнарны каплау таләбен;
сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару таләбен.
Кулланучының товар өчен түләгән акчасын кире кайтару таләбе сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) тарафыннан, таләп куелганнан соң ун көн эчендә, үтәлергә тиеш. Үз таләбеңне претензия хатында (сатучы исеменә ике нөсхәдә төзелә) бәян итү шарт. Претензиянең бер нөсхәсе сатучыга җибәрелә, ә икенчесе, дәлил сыйфатында, кулланучының үзендә кала. Мондый бозуга юл куйган сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма импортер) Законның 22 статьясында күздә тотылган товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару срогын бозган өчен, кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә түләү срогы чыкканнан соң узган һәр көн өчен неустойка (пеня) түли.
Кулланучыларыбызга, өйгә алып кайтып киткәнче, төрелмәне почта элемтәсе хезмәткәренең күз алдында ачып карарга һәм, аны ачканчы, извещениегә кул куймаска киңәш итәбез.
Үзегезне борчыган теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча ш.т.б., Банк ур., 2а й., тел. 884366 3-28-93, Балтач районында - 884368 2-44-03, Кукмара районында - 884364 2-60-75, Саба районында - 884362 2-30-84, Теләче районында - 884360 2-12-55.
Гел сыйфатлы әйберләргә генә юлыгырга язсын!