“Татмедиа”АҖ филиалы – “Арча телерадиокомпаниясе”ндә очрашу

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

2016 елның 18 июлендә “Татмедиа” АҖ филиалы – “Арча телерадиокомпаниясе” хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация рәвешендә әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты телерадиокомпания хезмәткәрләрен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законны дөрес итеп куллануга, сатучылар (эш башкаручылар) белән кулланучылар арасында килеп туу ихтималы булган проблемаларны хәл кылу юлларына өйрәтү иде.

Очрашуда бик күп сораулар бирелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты З.Р.Гыйльметдинова чарага җыелган халыкның барлык сорауларына җиңел генә телдә тәфсилләп җавап бирде.

Белгечебез товар этикеткасында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиешлеге, әйберләрне кибетләрнең саклау камераларында калдыру мәҗбүриме, әллә юкмы икәнлеге турында, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга карата таләпләр, кулланучы экстремизмы, сезонлы товарларга гарантия срогы, дистанция ысулы белән товарлар сатып алганда кулланучының хокуклары, башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда кулланучының нинди гамәлләр кылырга тиешлеге, яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда  нәрсә эшләргә һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Чарадан соң “Татмедиа” АҖ филиалы – “Арча телерадиокомпаниясе” хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яаклау турындагы закондагы яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар булып тору өчен, алга таба да моның ише очрашуларны оештыру теләген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International