Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында каймак буенча анкета үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итә

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Каймак – составында витаминнар һәм микроэлементлар гаять күп булган гаҗәеп дәрәҗәдә файдалы ризык. Каймак составында В, Е, С  һәм РР витаминнары бар.

Әлеге сөт ризыгы бета-каротин һәм яшьлек витамины – биотинга, шулай ук органик кислоталарга, микро- һәм макроэлементларга бик бай. Каймактагы кальций сөякләрне ныгыта һәм аларның үсүенә ярдәм итә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, халыкның нинди каймакка өстенлек бирүен өйрәнү максатыннан чыгып, Казанда һәм ведомство карамагындагы районнарда (Биектауда, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсендә) анкета чарасы үткәрде. Чарада барлыгы 122 респондент катнашты. Асылда бу – 30дан 40 яшькә кадәрге кешеләр (45 респондент). 39 ы - 40тан өлкәнрәк, 10ысы – 20гә кадәрге яшьләр.

Каймакны еш сатып аласызмы, дигән сорауга кулланучылар түбәндәгечә җавап бирде:

49% респондент — атнага бер тапкыр;

22% - атнага ике тапкыр;

21% - аена бер тапкыр;

8% - көн саен.

Каймакны кибеттән (респондентларның 50%ы) һәм супермаркеттан  (49%ы) сатып алуга өстенлек биргән респондентлар саны асылда бертигез булып чыкты. Ә инде бу ризыкны базардан һәм лареклардан сатып алучыларның бик аз икәнлеге (сорашып-белешүдә катнашучыларның нибары 1%ы) билгеләнде. 

Анкета нәтиҗәсендә респондентларның «Зеленодольский МПК» АҖ (сорашып-белешүдә катнашучыларның 37%ы) һәм «Просто молоко» ҖЧҖ ( 33%ы) продукциясенә мөкиббән китүләре ачыкланды.

Респондентлар арасыннан кайберләренең (14%ы) «Эдельвейс-М» КМП ЯАҖ һәм «Алабуга соте» ААҖ (6%ы) җитештергән каймакларны яратып кулланулары билгеләнде.  Ә инде 7%ының фермер хуҗалыкларында җитештерелә торган каймакны салып алуны хуп күрүләре аңлашылды.

Сорашып-белешүдә катнашучылар арасыннан 3%ының «Веселый молочник», «Простоквашино» кебек башка җитештерүчеләр продуктын сайлап алырга тырышулары мәгълүм булды.

Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентлар   майлылыгы 15%лы каймакны күбрәк ярата -  респондентларның 72се (59%ы) нәкъ менә шунысын ешрак сатып ала, 45 респондент (37%)  - 20%лы  һәм 5 респондент (4%) 30%лы каймакны үз итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сатып алучыларның әлеге сөт ризыгын сайлап алудадагы төп критерие – тәме ( респондентларның 44%ын иң элек шунысы кызыксындыра). Бәя критерие – икенче урында  (28%) һәм җитештерүчесенең танылган булу критерие  - өченче урында  22%.

Каллган респондентларның марка популярлыгын ( 5%ы) һәм каймакның башка характеристикаларын   (1%) игътибарга алуы билгеләнде.

Анкетага анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып-белешүдә катнашкан 80 кеше (66%) бәясе арткан очракта да, күңеленә хуш килгән каймакны сатып алачак. 42 респондент исә (ягъни сорашып-белешүдә катнашучыларның 34%ы), кыйммәтләнгән тәкъдирдә, каймакны сатып алудан баш тартачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International