ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына Алабуга районында яшәүче бер ханым килеп туган гайре табигый бер хәлдән чыгуда ярдәм кулы сузуыбызны сорап мөрәҗәгать итте.
Баксаң, бу ханым шәһәрнең челтәр кибетләреннән берсендә балалар өчен резина итек сатып алган, әмма ул сабыйның аягына ярамаган. Кулланучы, үлчәме ягыннан яраксыз булып чыккан товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару өчен, сатучыга мөрәҗәгать иткән, әмма тегесе кулланучының үзенең яки танышларының паспорты күчермәсе тапшырылган очракта гына товар бәясен кире кайтарасын әйткән. Сатып алучы бу хәлгә нык гаҗәпсенеп, фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсенә шикаять язып калдырган.
Инспекция хезмәткәрләре ханымга башта претензия, аннан соң инде – дәгъва гаризасы проекты да язуга ярдәм итте.
2016 елның июнь башында суд утырышы булган. Әмма җавап бирүче суд утырышына килергә кирәк дип тапмаган. Нәтиҗәдә судья, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, сату-алу килешүен өзү, сатып алынган товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, мораль зыянны каплау һәм штраф салу турында читтән торып карар кабул иткән.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы сезгә уяу булырга – кибет сатучысы паспорт күчермәсен сораган очракта документны шундук чыгарып бирмәскә, бәлки аның гамәлләренең дөресме-юкмы икәнлеге турында уйланырга киңәш итә.