Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүчеләрне кабул итү булды

2016 елның 26 июле, сишәмбе

2016 елның 25 июлендә, халыкның хокукый аңын үстерү һәм куллану базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итүне оештырды.

Чарага Комыргуҗа халкы һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр җыелды. Аларны сыйфатсыз товарлар, аерым алганда, сыйфатсыз азык-төлек сатып алырга туры килгән очракта кулланучылар хокуклары, товарга касса чегы булмаганда нәрсә эшләргә икәнлеге, сатучының алдан түләп куелган товарны тапшыру срогын санга сукмау мәсьәләләре, сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары кызыксындырды, шулай ук яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

 Кабул итүгә килүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар ишетте.

Гражданнар белән очрашудан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кергән өлкәләрдә халык проблемаларын хәл кылу өчен җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү максатыннан чыгып, авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде. Шулай итеп, белгечләргә кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды, территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү буенча мисаллар китереп үтелде. Семинар барышында җирлек хезмәткәрләре, кулланучы буларак, үзләренең шәхси тормышларына кагылышлы байтак кына сораулар бирде. Аларның һәммәсе закон күзлегеннән чыгып каралды.

Ахырда чарада катнашучыларның барчасына “Кулланучы өчен белешмәлек” буклетлары, «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны өләшенде һәм товарлар сатып алганда уяулыкны югалтмаска – продукциянең яраклылык срогы һәм саклау шартларына, товарда күрсәтелгән мәгълүматларга игътибарлы булырга, сыйфатсыз һәм саклау срогы чыккан товарларны сату фактлары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Гражданнар һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре очрашу барышында алган белемнәре һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга бирелгән җаваплар өчен җылы рәхмәт сүзләрен кызганмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International