41нче комплекста, базар яны тирәсендәрәк, тиешле документларсыз урнаштырылган ике киоск кукраеп утыра. Җирле халык күңеленә якын булып китә алмады алар. Беренчесендә яшелчә сатылырга тиеш булса, әле һаман аның исе дә юк. Икенче белән бөтенләй дә бәла – сатучылар биредә рәхәтләнеп “фанфурик”лар сатып ята.
Алдагы көнне Үзәк районда законсыз урнаштырылган киоскның соңгысын сүттеләр. Әмма бу, проблема хәл ителде, дигән сүз түгел әле. Эшмәкәрләр табышлы урыннардан китәргә ашыкмый. Тормыш тәҗрибәсе нәкъ менә шуны күрсәтә. Мисалга, беренче комплекста киоскны алу сизелерлек нәтиҗәләргә китермәде.
Гүзәл Шиһапова, хәбәрче: “Моннан ярты ел элегрәк бу урында “ике төрле максаттагы” лосьоннар сатыла иде. Киоскны сүттеләр, әмма тирә-юньдә яшәүче халыкның проблемалары барыбер ничек бар – шулай калды. Эшмәкәр күрше йортта сәүдә итә башлады”.
Эшмәкәргә карата 5тән артыграк беркетмә төзелгән. Экспертиза үткәрелгәннән соң ул сата торган спирты сыекчаның косметика лосьоны түгел икәнлеге: сыекча составының лосьонныкына туры килмәве ачыкланган. Алкоголь инспекциясе әлеге продукцияне сатудан алу белән генә чикләнеп калган. Эшмәкәр әле һаман сатуын дәвам итә. Шуңа күрә хәзер судка документлар әзерләнелә. Моннан тыш бу эшмәкәренең шундый бердәнбер сәүдә ноктасы булып тормавы да ачыкланган.
Рәйсә Солтанова, куллану базары һәм хезмәт күрсәтүләр бүлеге начальнигы: “Без сүтәбез, ә алар шулар урынына яңа киосклар урнаштырып тора. Шуңа күрә, бу эшкә нокта куелды, дип һич кенә дә әйтеп булмый. Без эшне дәвам иттерәчәкбез һәм шәһәрдә законсыз урнаштырылган киоскларның һәммәсенең дә “башына җитмичә” туктамаячакбыз”.
Киосклар хуҗалары беренче гыйнварга кадәр үзләренең документларын тәртипкә китерергә тиеш. Закон буенча, сәүдә нокталары эшмәкәрләргә аукцион нәтиҗәләре буенча күчә. Әмма бу, “фанфурик”лар сату туктатылачак, дигән сүз түгел. Хәзер “ике төрле максаттагы” лосьоннарны хәтта ки ломбардларда һәм газета-журналлар сатыла торган киоскларда да очратырга була. Инспекторларга әнә шул спиртлы продукция пробаларын әледән-әле лабораториягә җибәрергә туры килә. Аларның шиге расланылган очракта мондый продукция сатудан алына.