2016 елның 29–30 июлендә “Казан” агросәнәгать паркында Сәүдә хезмәткәрләре көненә багышланган “Татарстанныкын сатып ал!” дигән форум үткәрелде

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

 Әлеге чараның максаты – җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарларын халыкка таныту һәм җирле товар җибәрүчеләр белән сәүдә челтәрләре арасында  сөйләшүләр мәйданчыгын булдыру.

Форум кысаларында азык-төлек товарларына күргәзмә-дегустация үткәрелде, республика җитештерүчеләре продукциясен сату оештырылды.

Чара барышында азык-төлек ритейлы вәкилләре һәм республика продукциясен җибәрүчеләр катнашында сатып алу сессияләре уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре исә бөтен чара дәвамында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгате предприятиеләре сөт ризыкларын, икмәк-күмәч әйберләрен, ит һәм ит ризыкларын җитештерүдә зур уңышларга иреште.

 

Җитештерүче предприятиеләр өчен мондый форумнар уздыру бик  мөһим. Алар, беренче чиратта, предприятиеләрнең үз көчен һәм базарда тоткан урынын бәяләү, сатып алучыларның  гадел бәясен ишетү, кулланучыларның нинди товарларга өстенлек бирүләрен ачыклау мөмкинлеге тудыра.

Форумның “Казан” агросәнәгать паркы  – республикабызның иң зур сәүдә мәйданчыкларыннан берсенең территориясендә уздырылуы очраклы түгел. “Казан” агросәнәгать паркы  кыска гына вакыт эчендә башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар күңеленә хуш килергә өлгерде. Форумны оештыручылар чараның республика продукциясе ассортиментын арттыруга этәргеч бирәсенә, җирле җитештерүчеләр продукциясенә Россия Федерациясе башка төбәкләре базарларында да  ихтыяҗның барлыкка киләсенә ышана.

Форум кысаларында узган ел йомгаклары буенча иң яхшы азык-төлек ритейлы һәм сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле республика продукциясе җитештерүчеләр вәкилләрен бүләкләү дә булды әле. Аларга Татарстан Республикасы Презимдентының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кызыксындыру грамоталары тапшырылды.

Моннан тыш форумда ТР һәм РСФСР халык артисты Венера Ганиева белән аның “Йолдызлар фабрикасы” катнашында бик матур мәдәни программа  чарага җыелган халык хозурына җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International