“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 7 статьясында кулланучының теге яки бу товарның сәламәтлек өчен куркынычсыз булуына хокукы билгеләнгән. Шушы ук Законның 18 статьясы нигезендә сыйфатсыз товарны, башкасына алыштыру яки түләнгән акчасын кире кайтарып алу өчен, кибеткә кире кайтатырга мөмкин. Сәүдә ноктасында срогы чыккан товарлар сатылганда, контрольлек итүче органга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кулланучыбыз шулай эшләгән дә. Арча шәһәрендәге “Фәнис” ҖЧҖ кибетендә саклау срогы чыккан товарларның сатылуына шикаять белән мөрәҗәгать итте ул. Тикшерү үткәрү барышында, чыннан да, кибетнең сәүдә залында яраклылык вакыты чыккан һәм, җитештерү датасы турында мәгълүматлары күрсәтелмәү сәбәпле, товарның саклау срогын белеп булмаган кондитер әйберләре: чәк-чәк, сохари, тортлар, бәлешләр, «Курьез» шоколадлары, колбаса ризыкларының сакланылуы һәм сатылуы билгеләнде. Закон бозучыга сәүдә эшчәнлегендәге кимчелекләрне юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше территориаль орган хезмәткәрләренең контрольлегенә алынды, ә тикшерү материалы, гамәлдәге закон буенча тиешле карар кабул итү өчен, "Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекләренә җибәрелде.
Тикшерү барышында, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъект һәм сатучылар белән аңлату һәм консультация эше үткәрелде.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре, үз чиратында, сатып алучыларга кибетләрдә игътибарлы булырга, яраклылык срогын карамыйча гына ризыкларны сатып алмаска киңәш итә.