2016 елның июлендә бер кулланучыбыз ICE Cream Club.ru сайты аша дистанция ысулы белән «Лакомка» электр вафли пешерү җайланмасы сатып алып, җиһазның үзе өчен һәм аны китереп биргән өчен барлыгы 3030 сум акча түләгән.
Сатып алынган товарын ачып карагач, бер кимчелеген: шнурының вафли пешерү җиһазына тоташкан урында ярылган-кыршылган булуын күреп хафага калган. Ханым хафага калу гына түгел, бөтенләй дә каушап төшкән, чөнки электр товарын кызына бүләккә дип алган бит!
Ул, ни эшләргә белмичә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һмәм координацияләү бүлеге белгечләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Белгечләребез ханымга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә киңәш-табышларын биреп, дәгъва язарга булышты. Шуннан соң кулланучы сыйфатсыз товарны дәгъва белән бергә, 617 сум күләмендә почта хезмәте күрсәтү өчен өстәмә түләп, эшмәкәргә почта аша киредән җибәрде.
Шулай итеп, квалификацияле ярдәмебез нәтиҗәсендә кулланучыга сыйфатсыз товар һәм почта чыгымнары өчен барлыгы 3647 сум күләмендә түләнгән акчасы кире кайтарылды. Ханым әлеге проблемасының шулай бик уңышлы хәл ителүеннән канәгать калып, ярдәм кулу сузулары өчен бүлек белгечләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Дистанция ысулы белән товарлар сатып алганда әнә шундый проблемалар алдында калмас өчен, түләгәнче, почтада касса янында ук товарны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарга киңәш итәбез.